Яңалык/Эксклюзив
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
МӘҖИТ ГАФУРИНЫҢ ВИРТУАЛЬ КҮРГӘЗМӘСЕ
Татарстан Милли китапханәсендә татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафурига багышланган «Халык күңелен, милләт хәлен аңлап язган әдип» дип аталган виртуаль күргәзмә эшли.
ХХ йөз башы татар милли шигъриятен һәм прозасын үстерүгә зур өлеш керткән, тормышчан әсәрләре белән халык күңелендә уелып калган Мәҗит Гафуриның тууына 2020 елның 1 августында 140 ел булды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан әзерләгән күргәзмәдә әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирү максаты куелды, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз