-
"Идел" турында 3 факт (бераз гына юмор) Бераз гына шаярып алыйк әле.
-
Пластик калдыклардан арт-объект ясыйлар Казанның Горки-Әмәт урманында шундый арт-объектлар ясамакчы булалар.
-
КҮРГӘЗМӘ: «Мин яңа кояш булам...» Күргәзмә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган.
-
ВИДЕО: Мәчеткә татар телен өйрәнергә кемнәр йөри? ТР Диния нәзарәте инициативасы белән республиканың кайбер мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары эшләп килә. Кемнәр йөри мәчеткә татар телен өйрәнергә?
-
Федор Бондарчук Тукай шигырен укый Танылган актер, сценарист Федор Бондарчук Г.Тукайның "Шүрәле" поэмасыннан өзек укый.
-
Элвин Грей тамашачыга: «Сез нәрсә, кинотеатрга килдегезме әллә?» Яңавыл сәхнәсендә чыгыш ясаган җырчыны исерек дип шикләнәләр.
-
Ике нәни улын үтергән ата... Ике нәни баланы үтерү турында җинаять эше ачылган.
-
Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән... Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.
Мизгелдәкле театр нинди була?

Бу сорага җавапны 22 май көнне Кариев театрында белеп булачак.
Мизгелдәк - Батулла сүзлегеннән, импровизация дигән сүз.
Кариев театры инстаграмына язылучылар белә, быелның февраленнән башлап театрда импровизация лабораториясе гөрләп эшли. Кастинга килгәннәр арасында 18 кеше, күпчелеге театраль училище студентлары, төрле мастерклассларда катнашты, остазлар ярдәмендә импровизация сәнгатенең нигезләрен өйрәнделәр.
Тиздән Калеб яңа буын җыены кысаларында һәм Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы ярдәме белән үткәрелгән "Театрда импровизация" актерлык лабораториясенең нәтиҗәләрен карап булачак.
Проект кысаларында традицион театр тамашачысы өчен бик үк гадәти булмаган, импровизацион спектакль күрсәтеләчәк.
Тамашаның режиссеры - кино һәм театр актеры, СПбГАТИны (В.М. Фельштинский остаханәсе) тәмамлаган, "Алтын софит" премиясе лауреаты Андрей Феськов.
Спектакль Кариев театрының кече залында 22 май көнне, 19.00 да үтәчәк.
Тамаша +16 билгесе белән билгеләнгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз