Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    МӘХӘББӘТ ТЕМАСЫНА ШИГЪРИ СЛЭМ УЗАЧАК

    4-нче декабрь көнне Казанда «Синдикат» иҗат киңлегендә мәхәббәт темасына багышланган шигъри слэм узачак. Тамашачылар алдында Казан, Иваново, Мәскәү, Владимир, Бөгелмә һәм Түбән Камадан 20 шагыйрь чыгыш ясаячак.

    Поэтик слэм ике турда узачак: беренче укылышта шигырьләр музыка белән үрелеп барачак, ә икенчесендә алар абсолют тынлыкта яңгыраячак. Тәнәфестә иң яхшы шагыйрьләр өчен тамашачылар тарафыннан тавыш бирү булачак. Ярымфиналга җиде кеше узачак, шуларның өчесе призер булачак.

    Реклама

    Төп приз – авторлык шигыренә профессиональ видеоарт төшерү.

    Чарага рәсми сайтта алдан теркәлү буенча кушылырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте. Проектны гамәлгә ашыру Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның грант чаралары исәбеннән гамәлгә ашырыла.

    Чыганак: kzn.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!