-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
МӘХӘББӘТНЕ САТЫП АЛЫРГА МӨМКИНМЕ?
Казан егете, Россия актеры Шамил Хаматов Казанга киләчәк.
15 гыйнвар көнне 18:30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Корпорация Ad Libitum» фильмының премьерасы күрсәтелә. Премьерада кинокартина режиссеры Полина Ольденбург һәм төп рольне башкаручы Шамил Хаматов да катнашачак.
«Корпорация Ad Libitum»- хәзерге вакытта мөһим темага кагылышлы «Игра» һәм «Черное зеркало» фильмнары стилендә төшерелгән кискен сюжетлы триллер.
Төп герой-уңышлы журналист һәм үз эшенең чын фанаты, беренче карашка ул ниндидер романтикага яки авантюраларга ия түгел. Мондый кешеләр мәхәббәт хисен белми, алар өчен төп мәсьәлә — үзенә кызыклы тормыш табу. Хәзерге заманда уңышка ирешкән егет хатын-кызны үзенә гашыйк итә ала, ләкин үзен һаман ялгыз хис итәчәк. Көтмәгәндә генә ярату хисен сатып алу мөмкинлеге барлыкка килсә, нишләргә?
Әлеге маҗаралар, мәхәббәт һәм фәлсәфи мәсьәләләрдән торган күп катламлы тарих, чын -детектив триллер. «Мин киноның тамашачы күңелендә кала торганнарын яратам. Әсәр аны уйландырырга, дулкынландырырга тиеш. Үзем берничә тапкыр карарга теләгән фильм төшерәсем килә. Миңа мондый фильмнар җитми", - ди үз эшен Полина Ольденбург.
«Корпорация Ad Libitum» Россия киносының XXVIII «Европага тәрәзә» фестивале программасына сайлап алынган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз