Логотип Идель
Яңалыклар

Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирде

Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин хәләл җефете белән бергә Казанның Вахитов районындагы 116нчы лицей базасында оештырылган 43нче участокта алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирде.

Залга кергәч, ул участок сайлау комиссияләре әгъзалары, күзәтүчеләрне сәламләде. Тавыш биргәннән соң, журналистлар белән аралашты. «Кәеф яхшы, көн бик матур. Биредә бик күп машиналар күрәм, кешеләр сайлау участогына оешкан төстә килә. Иртәнге 7дә 2811 сайлау участогының барысы да ачылып, эшкә керешүе билгеле булды», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул сайлау участокларында төрле сәяси партияләрдән күзәтүчеләр эшләвен билгеләп үтте.

«Татарстанда тавыш бирү уңышлы гына узар һәм без сайлаучыларның лаеклы бәясен алырбыз дип уйлыйм», - диде парламент башлыгы.

43нче участок сайлау комиссиясе сәркатибе Гөлназ Хөснетдинова әйтүенчә, әлеге сайлау участогына барлыгы 2277 кеше беркетелгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193049/

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев