Логотип Идель
Яңалыклар

Мәктәп пиццасы рецепты

Камырны вак өлешләргә бүлеп кечкенә түгәрәкләргә җәябез, томат пастасы сылыйбыз. Өстенә колбаса белән кыярны куеп өстән мул итеп сыр сибәбез. Кайгар духовкада камыры пешеп кызара башлаганчы калдырабыз. Пицца суык килеш тә кайнар килеш тә бик тәмле.

Мәктәпне бетергәнгә инде дистәләп ел булса да, сентябрь җиттеме күңелне әллә нинди гаҗәеп, шомлы хис били. Бигрәк тә иртән җыенып чыгып китәсе булса, мәктәп елларны искә төшә. Шулай ностальгияга биерлеп утырганда мәктәптә бик яратып ашаган әйбер - мәктәп пиццасы искә төште. Кесәдә бераз акча булса тәнәфес җиткәч гел пиццага йөгерә идек. Аларны хәзер дә ясыйлар микән мәктәптә?   Ясасалар кереп алыр идең дә, мәктәпләргә хәзер чит кешене кертмиләр шул.

Шуңа өйдә ясаудан кала башка әмәл юк. Рецептын сезнең белән дә уртаклашам:

Нәрсә кирәк булачак: 

Камыр өчен: 2,5 стакан он, 1,5 стакан су, 6 г. чүпрә, ярты бал кашыгы тоз, 1 бал кашыгы шикәр, 2 кашык үсемлек мае. Эчлеккә: Теләсә нинди колбаса (безнең мәктәптә вареная колбаса иде). Каты тозлы сыр, тозлы кыяр, томат пастасы.

Камыр ингредиентларын кушып камыр басабыз. Аны җылы урында кабарырга калдырабыз. Эчлеккә дигәннәрен вак итеп турыйбыз, сырны олы кыргычтан кырабыз. 

Камырны вак өлешләргә бүлеп кечкенә түгәрәкләр җәябез (чәй тәлинкәсе зурлыгында), томат пастасы сылыйбыз. Өстенә колбаса белән кыярны куеп өстән мул итеп сыр сибәбез. Кайнар духовкада камыры пешеп кызара башлаганчы калдырабыз. Пицца суык килеш тә кайнар килеш тә бик тәмле.

Фото: sovkusom.ru

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев