МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНЫҢ ИҢ ПОПУЛЯР ӘСӘРЕ АЧЫКЛАНДЫ
Storytel китап сервисы һәм Viber мессенджеры тикшеренүләре мәгълүматлары буенча, 50% укучылар өлкән яшьтә мәктәп программасын яңадан укырга планлаштыра.
Россиялеләр арасында иң популяр мәктәп программасы әсәре дип Федор Достоевскийның "Преступление и наказание" романы табылган. Бу хакта ТАСС "ЛитРес" китап сервисы тикшеренүенә сылтама белән яза.
Топ-5кә шулай ук Антон Чеховның "Палата № 6" повесте, Иван Тургеневның "Отцы и дети" романы, Лев Толстойның "Война и мир" һәм Александр Пушкинның "Евгений Онегин" романы кергән.
Storytel китап сервисы һәм Viber мессенджеры тикшеренүләре мәгълүматлары буенча, 50% укучылар өлкән яшьтә мәктәп программасын яңадан укырга планлаштыра. Укучылар яңадан укырга теләгән топ-3 әсәрләр арасында - "Война и мир", Александр Гринның "Алые паруса" һәм Пушкинның "Капитанская дочка" .
Мәктәпләртә иң зур тәэсир калдырган мәҗбүри программа әсәрләре арасында - Тургеневның "Муму"сы, Марк Твенның " Приключения Тома Сойера", Николай Носовның "Приключения Незнайки и его друзей", Пушкинның "Капитанская дочка" һәм Николай Гогольнең "Мертвые души".
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев