-
Татарстанның 6 шәһәре 510 миллион сум грант откан Татарстанның 6 шәһәре иҗтимагый киңлекләр булдыру өчен 510 миллион сум грант откан. Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында уздырылган илкүләм бәйгедә катнашу өчен республикадан барлыгы 7 шәһәр гариза тапшырган булган.
-
Казанлылар бию батлында көч сынашты 18 августта Казан Мэриясе «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа форматын тәкъдим итте. «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда татар халык биюе буенча «Батыр батл» узды.
-
«Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмендә гармунчылар парады алдыннан Фирдүс Тямаев барачак Быел бәйрәм Казан Кремленең Спас манарасы янәшәсеннән – 1 нче май мәйданыннан башлана. Гармунчылар парады Бауман урамы буйлап үтеп Камал театры янындагы мәйданга киләчәк
-
Кабан күле яр буенда татар драматургиясе турында фикер алышачаклар Татар китабы йортыннан дискуссияләр сериясе татар драматургиясе турында фикер алышу белән тәмамланачак. Йомгаклау очрашуы 19 нчы августта Кабан күле яр буенда узачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Мәктәп укучыларына планшетлар биреләчәк
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанның төрле район укучыларына ике меңнән артык компьютер җиһазлары дистанцион укуда бушлай файдалану өчен таратылачак. 13 апрельдән планшетлар күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге укучыларга тапшырыла. Беренче чиратта, кирәкле техника 9нчы, 10 һәм 11нче сыйныф укучыларына бирелә.
13 апрельдә 930 планшетны дистанцион режимда уку өчен Питрәч, Балтач, Тукай, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Лаеш, Апас, Түбән Кама, Арча һәм Тәтеш районнары, шулай ук Алабуга һәм Казан мәктәпләре (691 планшет) алды.
Бүген техника республиканың 21 муниципалитетына җибәреләчәк. Мәсәлән, 9-11 сыйныф укучылары өчен 354 планшет Чаллыга юллана.
Бүген тагын 40 планшетны Татарстанның Әлки районы алды. Үз-үзеңне изоляцияләү чорында республиканың 480 мәктәбе укучыларга уку елы ахырына кадәр 2 мең берәмлек компьютер техникасы тапшырды. Югары уку йортлары ректорлары 11 сыйныф укучылары өчен 100дән артык планшет бүләк итте, алар нигездә авыл мәктәпләрендә укучылар.
Татарстанда 6 апрельдән барлык мәктәп укучылары да дистанцион режимда белем ала. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында аңлатуларынча, һәр мәктәп, үз мөмкинлекләреннән һәм белем бирү программасыннан чыгып, балаларны өйдә укытуны оештыра.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз