Логотип Идель
Яңалыклар

МӘКТӘПЛӘР ЯБЫЛАЧАКМЫ?

Республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Татарстан Хөкүмәтенең 20 сентябрьдән соң республикада мәктәпләрне ябуга бәйле планы турында сөйләде.

Татарстан Хөкүмәтенең 20 сентябрьдән соң республикада мәктәпләрне ябуга бәйле планы юк. Республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

 

«Юк, бу планлаштырылмый. Без эшне иминлек чараларын үтәп дәвам итәргә тиеш. Һәр сыйныф үзенә беркетелгән бүлмәдә утыра. Белем бирү учреждениесенә килүнең төрле вакыты бар. Бу авыру кисәк таралмасын өчен кирәк. Сакланганны Ходай саклар», — диде Фазлыева.

Белем бирү учреждениеләре 1 сентябрьдә гадәти режимда эшли башлады, шунлыктан аларның ябылуы турында сүз бармый. Балалар барлык иминлек чараларын да яхшы үти һәм хәтта өлкәннәрне дә өйрәтә ала, дип искәртте вице-премьер.

Ләйлә Фазлыева белән интервьюны sntat.ru сайтында укыгыз. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube видеохостингындагы каналында танышырга мөмкин. Тамашачылар әңгәмәнең телевизион вариантын «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый ала.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев