Логотип Идель
Яңалыклар

МӘКТӘПЛӘРДӘ ДИСТАНЦИОН УКЫТУ КӨТЕЛӘМЕ?

Бездә беренче сентябрьдән коронавирус белән 25 педагог һәм җиде укучы авырды һәм алар барысы да төрле мәктәпләрдән.

  Мәскәү мәктәпләре, коронавирус авырулар саны арту сәбәпле, дистанцион укытуга күчәчәк. Мәктәпләрне дистанцион режимга күчерү карарын төбәк хакимиятләре кабул итә, алар шулай ук дистанцион белем бирүнең төгәл датасын билгеләячәк.

Ә Татарстанда мәктәпләрен дистанцион укытуга күчерергә җыенмыйлар. Бу хакта ТР Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

- Бездә беренче сентябрьдән коронавирус белән 25 педагог һәм җиде укучы авырды һәм алар барысы да төрле мәктәпләрдән. Бүгенге көндә ике бала терелеп, мәктәпкә чыккан инде, бишесе - карантинда. Тик, килешәсездер, 400 мең мәктәп укучысы арасында мондый очраклар булу калган барлык мәктәп укучыларын дистанцион укытуга җибәрүебез турында сөйләми, - дип билгеләп үтте Патяшина һәм бүгенге көндә укучыларның дистанцион укуга күчү мәсьәләсе каралмый да, дип өстәде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев