Логотип Идель
Яңалыклар

МӘКТӘПЛӘРДӘ КҮМӘК ЧАРАЛАР ҮТКӘРҮ ТЫЕЛА

Татарстанда мәгариф учреждениеләрендә күмәк чаралар үткәрү тыела.

Татарстанда мәгариф учреждениеләрендә күмәк чаралар үткәрү тыела. Бу хакта мәктәпләрдә көзге концертларның традицион сезоны алдыннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина искәртте.

«Мәгариф оешмаларында күмәк чаралар ел ахырына кадәр тыелган. Бездә сыйныфларны һәм параллельләрне берләштерү тыела», — диде спикер.

Республиканың баш санитария табибы сөйләвенчә, балалар бакчаларында чаралар (утренник) рөхсәт ителгән, әмма ата-аналар, фотограф һәм видеооператор чакырырга рөхсәт ителми. Мондый чаралар балалар өчен генә үткәрелә, аларда бер төркем һәм аларның тәрбиячеләре генә була ала.

Югары һәм урта махсус уку йортлары студентларына да концертлар оештырырга ярамый.

«Күмәк чаралар гомуми белем бирү учреждениеләренең эшен оештыручы яңа санитария кагыйдәләре белән тыелган, алар агымдагы елның июлендә үз көченә керде», — дип искәртте Марина Патяшина.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев