Логотип Идель
Яңалыклар

Мәктәптә атыш оештырган Илназ Галәвиев үз-үзен белештермәгән

Казанның 175нче гимназиясендә 9 кешене үтергән Илназ Галәвиевның экспертиза нәтиҗәләре билгеле булган.

Казанның 175нче гимназиясендә 9 кешене үтергән Илназ Галәвиевның экспертиза нәтиҗәләре билгеле булган. Аның җинаять кылган вакытта үз-үзен белештермәве ачыкланган. Бу хакта бүген, 21 июльдә, «Газета ОНК» — Җәмәгать күзәтү комиссиясенең рәсми интернет басмасы хәбәр итте.

Газета хәбәренә караганда, мондый нәтиҗәне В.П. Сербский исемендәге социаль һәм суд психиатриясенең фәнни үзәге белгечләре чыгарган.

11 майда булган Казан фаҗигасы Татарстанны гына түгел, бөтен дөньяны тетрәндерде. 19 яшьлек Илназ Галәвиев элек үзе белем алган 175 гимназиягә һөҗүм итте. Анда тугыз кешенең гомере өзелде, аларның җидесе мәктәп укучылары иде. Тагын 23 кеше зыян күрде, аларның күбесе балалар.

Чыганак: Ватаным Татартан

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев