Логотип Идель
Яңалыклар

“Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәсен күреп булачак

Бүген Казан халкы “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәсен үз күзләре күрә ала.

Елга бер тапкыр гына, шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә Казан халкы “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәсен үз күзләре белән күрә ала.

 1976 елдан башлап музейда, инде традициягә әйләнгән “Төп нөсхә көне” дип аталган чара быел да узачак. 

15 февральне, чын мәгънәсендә,  Җәлил көне дип атарга була. Сәгать көндезге12 дә башкалабызның 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салачак, искә алу кичәсе исә Татарстан Дәүләт милли музеенда дәвам итәчәк.

"Җәлил укулары” I Халыкара конкурс (аны Бөтендөнья nатар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, “Татарстан -  Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе бергәләп оештырдылар) җиңүчеләре  Җәлил шигырьләрен төрле телләрдә яңгыратачак. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Җәлил Муса Җәлил

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев