-
Татарстан радиосы Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәре буенча радиоспектакль чыгара 3 февральдә Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 115 ел тула. Әдип «Йөзек кашы» әсәрен моннан 80 ел элек, 1942 елда иҗат итә.
-
Коронавирус турында уйла, кызамыкны истә тот! Белгечләр ОРВИ, грипп һәм коронавирустан кала, кызамык авыруына да игътибар юнәлтергә киңәш итә.
-
Казанда «Кубок Дружбы — Дуслык» кубогы өченче тапкыр узачак Турнир ел саен Россия һәм Татарстан халыкларын дуслаштырып, аралаштырып торган матур традиция. Чара күп милләтле республикабызның тормышында якты вакыйга.
-
РФ Хөкүмәте вузларга керү өчен документлар бирү механизмын гадиләштерде Вузларга керү өчен документлар бирү механизмы җиңеләйде: элек абитуриентлар «вузга керү онлайн» сервисында мәгълүматларны үзләре тутырса, моннан соң ул автомат рәвештә тапшырылачак.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Мобилизацияләнгән татарстанлыларга 350дән артык “әни бәлеше” тапшырылды
Татарстанда Россия хатын-кызлар берлегенең региональ бүлеге – «Татарстан хатын-кызлары» региональ иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырылган “Әни бәлеше” республика акциясе дәвам итә. Аңа бөтен республикадан диярлек мобилизацияләнгән хәрбиләргә күчтәнәчләр һәм кирәкле әйберләр җибәрүче хатын-кызлар кушылды.
Казан танк училищесы полигонындагы мобилизацияләнгән сугышчыларга 350 артык татлы бәлеш тапшырылды. Аларны республиканың Питрәч һәм Аксубай районнары хатын-кызлары пешерде.
Ә узган ялларда акция кысаларында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева җитәкләгән “Татарстан хатын-кызлары” региональ иҗтимагый оешмасы вәкилләре мобилизациягә эләккәннәргә “Ярдәм” хәйрия фондыннан 100 бәлеш, шулай ук Марий Эл хатын-кызлары ясаган 200 килограммга якын пилмән һәм 20 газ пешергече тапшырды. Иртәгә исә Казанда мобилизацияләнгәннәр өчен мари артистлары һәм башкаручылары көче белән булдырылган концерт программасы оештырылачак.
“Татарстан хатын-кызлары” оешмасы вәкилләре әйтүенчә, мобилизацияләнгән сугышчылар республика акциясе кысаларында җыелган күчтәнәчләрне зур рәхмәт белән кабул итә.
Искәртеп узабыз, октябрь азагында “Әни бәлеше” акциясе кысаларында Казанның җыелма пунктында мобилизацияләнгән татарстанлылар 2 меңнән артык бәлеш һәм башка тәм-томнар, шулай ук бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр һәм аптечкалар алды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз