Логотип Идель
Яңалыклар

Могҗиза күрәсең киләме? Концертка кил

“Без тыңлаучыларыбыз белән радио эфиры аша гына түгел, ешрак күзгә күз карап аралашырга да тырышабыз. “Болгар радиосы” концертлары шул максат белән оештырыла", ди Илфар Кәримов.

29 март көнне “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” гаҗәеп тамаша оештыра! Бу гади концерт кына түгел, бу – могҗиза, ди оештыручылар.

“Без тыңлаучыларыбыз белән радио эфиры аша гына түгел, ешрак күзгә күз карап аралашырга да тырышабыз. “Болгар радиосы” концертлары шул максат белән оештырыла. Ләкин без тамашачыларны гади концертка гына чакырмыйбыз, аның һәрберсен онытылмаслык итеп оештырырга тырышабыз. Алдагы концертны да без “Могҗиза” дип атадык, чөнки җырның тууы – үзе бер могҗиза. Ә инде аны үтемле, тәэсирле итеп тамашачыга җиткерү тыңлаучыларыбызны дөрестән дә могҗизалы тамашада кебек хис итәргә этәрер дип уйлыйбыз. Әлеге концертта тамашачыны гаҗәеп утлы шоу, хит җырлар, көтелмәгән образ, ялкынлы күренешләр көтә. “Пирамида” сәхнәсендә хәтта боз да булачак! Тик барлык серләрне дә ачмыйбыз, үзегез килеп күрегез!” – диде “Болгар радиосы” баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов.

Концертта татар эстрадасының популяр артистлары Илсөя Бәдретдинова, Рәсим Низамов, Резидә Шәрәфиева, Әнвәр Нургалиев, Ришат Фазлыйәхмәтов, ИлСаф, Раяз Фасыйхов, Винера Ганиева, Зөфәр Хәйретдинов, Рәфинә Ганиуллина, Гөлназ Асаева, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Ильмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов, Рөстәм Закиров, Мөнир Рахмаев, Илназ Сафиуллин, Рамил Шәрәпов, Закир Шаһбан, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, “Казан егетләре”, Илнар Миранов, Лилия Хәйруллина, Булат Нигъмәтуллин, Эльмир Низамов һәм Алинә Шәрипҗанова, Алмаз Әхмәтҗанов, Иркә (скрипка), “Экстрим” дуэты катнаша.

29 март көнне “Болгар радиосы” моңа кадәр булмаган тамаша күрергә чакыра! Башкалардан читтә калма, син дә күр! Концерт 18:30 сәгатьтә башлана.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Мәдәният

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев