Логотип Идель
Яңалыклар

МӨХӘММӘД ПӘЙГАМБӘР ТУРЫНДА ТАТАРЧА ЯҢА КИТАП

Мөхәммәд пәйгамбәр турында татар телендә яңа китап нәшер ителде. «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» китабынның авторы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, Миргазиян мәчете имам хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров.

Мөхәммәд пәйгамбәр турында татар телендә яңа китап нәшер ителде. «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» китабынның авторы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, Миргазиян мәчете имам хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров.

Мәгълүм булганча, моңа кадәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында татар телендә төрле елларда биш китап дөнья күргән иде. Әлеге басмалалар барысы да  Казанда нәшер ителгән.
Журналистлар хозурына тәкъдим ителгән «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» 2 том. Беренчесе узган ел дөнья күрде. Анда Мәккә чоры сүрәтләнсә, икече томда соңгы пәйгамбәрнең Мәдинә чоры тасвирлана.

-    Аллаһының хәбибе һәм хак илчесе Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында китап. Ул безгә кадәр яшәгән күренекле гыйлем ияләре хезмәтләренә таянып язылды. Шәкертләрем сораганга татарча яздым. Димәк татарчага мохтаҗ бар, шуңа бик куандым, - ди Габдерәүф хәзрәт.

Зур гыйлем һәм көч куеп язылган басманы автор ТАССРның 100 еллыгына бүләк һәм Туган телләр елы нисбәтеннән башкарылды, ди автор үзе. Яңа басма дин эшлеклеләре, дини белем алучылар, шәкертләр һәм киң катлау укучыларга тәгаенләнә. Китап дин эшлеклеләре һәм дин тарихы белән кызыксынучылар өчен бүләк буларак таратыла.

Китапны бастыруда Пенза, Мәскәү, Казанда яшәүче дин кардәшләр дә булышлык күрсәткән. Татар галимнәре «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» басмасына югары бәяләмә бирде. Дин тарихы турында татар телендә эшләнгән хезмәт туган телебезне популярлаштыруда да зур роль уйный. Китапта бүгенге көндә кулланыштан төшеп калган татар сүзләрен очратырга мөмкин.

Революциядән соң татар теленнән төшеп калган 10 мең гарәп-фарсы алынмасын кире кайтара башлау җәһәтеннәнән дә яңа томлыкларның файдасы бар, дип саный тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.

Фото: Татар-информ, Солтан Исхаков

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев