-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ БУРАН КӨТЕЛӘ Юлларда кар көртләре булачак.
-
ЭЛВИН ГРЕЙ ТАТАР КЫЗЫНА ӨЙЛӘНДЕ! Элвин Грей өйләнгән! Татар кызына!
-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
МОХТАҖЛАРГА БУШЛАЙ ЯРДӘМ
Казанның “Мохтаҗларга бушлай ярдәм” комплексында көн саен йорт-җирсез калган һәм мохтаҗ кешеләргә 300 порция кайнар ризык таратыла. Әлеге комплекс Борһан Шахиди урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан.
Б. Шахиди урмаында урнашкан Комплекс танылган җәмәгать эшлеклесе Азат Гайнетдинов җитәкләгән Реабилитация һәм адаптация үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Монда өйсез калганнар өчен йокы урыннары, душ һәм мунча, санузел, кием һәм аяк киеме кабул итә торган пунктлар булдырылды. Бирегә, милләтенә һәм диненә карамастан, авыр тормыш хәлендә калган төрле кеше килә ала. Приютта уртача 25-30 кеше тора.
Көн саен сәгать 10.00-да приют җирлегенә 150 порция иртәнге аш, 14.00 сәгаттә – 150 порция кайнар төшке аш китерелә. Ризыкны бер генә кулланыла торган савыт-сабага салалар, соңыннан, вируска каршы профилактика чараларын саклап, ялгыз калган олы яшьтәге кешеләргә, инвалидларга, ярлы һәм күп балалы гаиләләргә, авыр хәлдә калганнарга тараталар.
Тулырак мәгълүмат - монда
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз