Логотип Идель
Яңалыклар

МӨМКИНЛЕГЕ ЧИКЛЕ БАЛАЛАР ТЕАТРАЛЬ ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ГАЛА-КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК

Бүген Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Театр — All Inclusive» балалар театраль студияләре республика фестиваленең гала-концерты була.

Бүген Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Театр — All Inclusive» балалар театраль студияләре республика фестиваленең гала-концерты була. Биредә конкурста катнашучылар чыгыш ясый һәм җиңүчеләрне бүләклиләр. Бу турыда «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган автономияле оешмасы хәбәр итте.

25 сентябрьдә башланган фестивальдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, төрле төрдәге мәгариф учреждениеләрендә (гомуми белем бирү, коррекцион, балалар интернат-йортлары) белем алучы Татарстан балалары катнаша.

Өч көн дәвамында фестиваль кысаларында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерларыннан, режиссерларыннан мастер-класслар булды.

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев