Логотип Идель
Яңалыклар

МӨМКИНЛЕК: Яшьләрне Бөтенроссия форумында катнашырга чакыралар

Форумга интернетта мәгърифәт юнәлешендә мәгълүмати контент булдыручы яшьләр чакырыла.

Катнашучылар 27 мартка кадәр теркәлә ала.

18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган Татарстанлыларны Бөтенроссия "Яшь көрәшче курсы. Мәгълүмати фронт" ("Курс молодого бойца. Информационный фронт") форумында катнашырга чакыралар. Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан үткәрелә торган әлеге форум 16-21 апрельдә узачак.

Форум кысаларында белем бирү лекцияләре, практикумнар, мастер-класслар, спорт ярышлары узачак, шулай ук ял итү программасы да каралган. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, анда танылган тарихчылар, җәмәгать эшлеклеләре, блогерлар, журналистлар, мәгълүмати аналитиклар, медиа өлкәсендәге компанияләр белгечләре һәм башкалар чыгыш ясаячак. Алар катнашучыларны мәгълүмат белән эшләү методикасына, шәхси контент булдырырга, фейклар белән каршы көрәшкә һәм профессиональ журналистика үзенчәлекләренә өйрәтәчәк. Моннан тыш, шәхси сәхифәләр белән дә эшләячәкләр. 

Форумда катнашу өчен иң элек сылтама аша кереп теркәлергә кирәк. 

Әлеге чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән "Мәгариф" милли проекты кысаларында үткәрелә. Милли проектлар илдә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: "Яшь көрәшче курсы. Мәгълүмати фронт" "Курс молодого бойца. Информационный фронт"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев