Логотип Идель
Яңалыклар

«МОНДЫЙ ПРЕМИЯ БУЛЫРГА ТИЕШ!»

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырды.

Премия Шәриф Камалның әдәби мирасын популярлаштыру, прозаның кече жанрында (хикәя, новелла, кечкенә повесть) иҗат итүче талантлы яшь авторларны барлау, әлеге жанрны үстерү, яшь авторларның әдәби эшчәнлеген стимуллаштыру, киң җәмәгатьчелек игътибарын тере әдәби процессның феноменына җәлеп итү максатыннан гамәлгә куелган иде. Шулай ук без татар әдәбиятын башка телләргә тәрҗемә итү һәм таныту, үзебездә тәрҗемәчеләр тәрбияләүне дә тормышка ашыруны максат итеп куйдык – бу җәһәттән КФУ ның Халыкара мөнәсәбәтләр институты Чит телләр һәм тәрҗемә Югары мәктәбенең мөгаллимнәре белән белгечләре ярдәмгә килде.

2020 елның 15 нче декабренә кадәр конкурста катнашырга теләүчеләрдән эшләр кабул ителде. «Проза» номинациясенә – 18 автордан, «Әдәби тәрҗемә» номинациясенә 33 автордан эш кабул ителде. Эшләр Шәриф Камал премиясе экспертлар комиссиясе әгъзаларына тапшырылды һәм укылды.

22 нче декабрь көнне Татар китабы йортында казыйлар һәм экспертларның җыелышы узды, конкурска килгән эшләр тикшерелде. Иҗади эшләрне тикшерү һәм сайлап алу бәхәсләр дә уятты, әдәби барышыбыз турындагы кызыклы һәм әһәмиятле сөйләшүләргә дә нигез булды.

Шәриф Камал премиясе буенча экспертлар комиссиясе әгъзалары арасында күренекле язучылар һәм газета-журналларның, Татарстан китап нәшриятының мөхәррирләре, галимнәр бар: Прозаик, драматург, публицист, тәрҗемәче, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Ркаил Зәйдулла, Прозаик, публицист; А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының «Татарстан китап нәшрияты» Дәүләт унитар предприятиесе мөхәррире  Галимҗан Гыйльманов, Әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, «Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе» дәүләт фәнни бюджет учреждениесенең Вице-президенты Дания Заһидуллина, Шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият белгече, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының «Татарстан китап нәшрияты» Дәүләт унитар предприятиесенең баш мөхәррире  Ленар Шәех, Прозаик, публицист, әдәбият белгече; «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдарова, Шагыйрь, тәрҗемәче, Г.Р.Державин исемендәге Республика премиясе лауреатры Алена Каримова, Прозаик, публицист, тәрҗемәче; М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты; «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, прозаик, журналист, публицист, тәрҗемәче, maratkabirov.com интернет-платформасын төзүче Марат Кәбиров, Тәрҗемәче, прозаик, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы, Татарстан Республикасы муниципаль районының «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең директор урынбасары Айдар Шәйхин һ.б. Экспертлар комиссиясе рәисе – ТР Мәдәния министры Ирада Әюпова, рәис урынбасары – Шагыйрь, прозаик, драматург, публицист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиев.

«22 нче декабрь – Шәриф Камалның вафат булган көне. Шәриф Камал премиясенә дәгъва кылучыларның – әдәбиятка килгән «яңаларның» – иҗатын тикшерү бүгенге көнгә туры килде. Бу Галәмнең үзенә күрә бер фалы, догасы шикелле. Без беләбез, Шәриф абый яшьләргә бик зур игътибар күрсәткән, фатиха биргән, киңәшләрен кызганмаган. Без бу премияне әле музейның яңадан ачылган гына көннәрендә үк ниятләдек, әмма аннары пандемия сәбәпле, эшләр тукталып торды. Мәдәният министры Ирада Әюпова берсүзсез: «Мондый премия булырга тиеш!» – диде.  Бу – беренче адымнар, беренче зур тәҗрибә. Конкурсның нигезләрен әле тагын да ныгытасы, уйлап бетерәсе моментлар бар, аны киңрәк колачлы итәсе дә килә – республика гына түгел, ә төбәкләр, читтә яшәүче каләм тибрәтүчеләр һәм тәрҗемәчеләр. Тәрҗемә юнәлешендә 1 яки 2 телгә тәрҗемәләр алырбыз дип уйлаган идек. Нәтиҗәдә, 4 телгә: рус, инглиз, алман, төрек телләренә тәрҗемә эшләре килде. Азербәйҗан теленә тәрҗемә ителгән эш конкурстан тыш каралды. Проза юнәлешен дә камилләштереп, төрле категорияләргә бүлеп карарга кирәк булыр киләсе елга. Иң мөһиме хыяллар чынга аша башлады», – диде Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры Луиза Янсуар.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Мин төрле конкурсларда казыйлар составында катнашам. Йөзләгән автордан килгән эшләрне укыйбыз, җиңүчеләрне билгелибез. Шул конкурсларда эшләгән вакытта үзе яза торган балалар сирәк, дигән нәтиҗәгә килгән идек. Ә Шәриф Камал премиясенә дәгъва кылучы авторларның эшләре куандыра. Алар арасындагы авторларны укыганда мин бу әсәрне автор үзе язганга ышанам. Әлбәттә, авторлар төрле. Барлык килгән эшләр дә әдәбият таләпләренә чын мәгънәсендә җавап бирә дип тә әйтеп булмый. Яшьләр бит әле! Шулай да игътибарга лаек булган эшләр шактый. Заманасы шундыймы, белмим: кызлар күп катнаша конкурста. Егетләр дә ешрак язса иде», – дип фикерләре белән бүлеште.

«Олыгайгач кына әдәби эшчәнлеккә тотынып танылу алган каләм әһелләре бар. Әлеге бүләккә тәкъдим ителгән әсәрләрнең барсы да диярлек алардан күпкә аерылып тора. Тел-сурәтләү чараларының киңлеге, сюжет төзү, хикәяләү алымнары - яшьләрдә камилрәк, сыйфатлырак...», - дип, үз фикере белән бүлеште язучы Марат Кәбиров.  

Шәриф Камал әдәби премиясе – ул әдәби бәйге-конкурс кына түгел, ә яшь иҗатчылар белән тәрҗемәчеләргә әдәбиятка килергә стимул бирүче һәм тулы бер мәктәп вазыйфасын үтәүче нигез дә. Киләчәктә без аны әнә шул юнәлештә үстерәчәкбез.  Бу җәһәттән шушы көннәрдә Татар китабы йорты базасында онлайн һәм офлайн «Остазлар мәктәбе» эшли башлаячак.

«Балаларны әдәбиятка китерү, китап укырга, язарга этәрү ысулы булу бик куанычлы. Тәрҗемәгә 30 лап автордан эш килгән икән, димәк 1 ай эчендә, ким дигәндә, 30 кеше Шәриф Камалның китабын укыган, тәрҗемә итәр өчен, аның тормышы-биографиясе, чоры белән танышкан, дигән сүз бит бу» - дип фикер алышты экспертлар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, Җиңүчеләргә премияләр тапшыру тантаналы рәвештә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) гыйнвар аенда уздырылачак. Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк. Татар әдәбиятының классигына багышланган чаралар арасында түгәрәк өстәл дә, туганнары белән очрашу да, премиягә дәгъва кылучы авторлар белән таныштыру, әсәрләрен уку (читка), таныту (портфолиолар), вебинарлар да каралган.

Җиңүчеләргә премия тапшыру тантанасы – көне һәм вакыты аерым игълан ителәчәк. Катнашкан авторлар белән таныштыру гыйнвар аеннан башланачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев