Логотип Идель
Яңалыклар

МОШЕННИКЛАР БЕЛӘН ШАЯРМА - ТӨП БАШЫНА УТЫРТЫРЛАР!

Россиялеләр үзләрен алдарга маташучы телефон мошенниклары белән торган саен ешрак "шаярта" башлаган. Әмма бу җитди күңелсезлекләр китерергә мөмкин

Россиялеләр үзләрен алдарга маташучы телефон мошенниклары белән торган саен ешрак "шаярта" башлаган.  Әмма бу җитди күңелсезлекләр китерергә мөмкин, дип кисәтә Гомумроссия халык фронтының "Заемщиклар хокуклары өчен" проекты җитәкчесе Евгения Лазарева.

ОНФ мәгълүматлары буенча, илнең эшкә сәләтле халкының 90% ы ким дигәндә бер тапкыр мошенникларның шалтыратулары белән очрашкан. Мошенниклар шул кадәр кешеләрне туйдырды ки, кешеләр ачыктан-ачык алар белән "шаярта" башлаган - челтәрдә мондый әңгәмәләр белән күп кенә язмалар һәм видеолар урнаштырыла, дип билгели Лазарева.

"Шуның белән бергә корбанның тавышын яздыру, монтажлау һәм аннары шундый аудио язмалар ярдәмендә гражданнарны шантажлау очраклары билгеле", - дип кисәтә ул. Алдакчы, кешенең аны котыртачагын аңлап, үзе дә аның белән "уйный" башлый. "Соңрак кешеләргә үз абруен төшерергә мөмкин булган телефон сөйләшүенең монтажланган язмасы җибәрелә.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев