Мошенниклар социаль челтәрләрдә корбаннарны өч тапкыр ешрак таба башлаган
Мошенникларның классик схемасы - банк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре яки бер дәүләт органы вәкиле исеменнән шалтырату
Мошенниклар социаль челтәрләрдә корбаннарны өч тапкыр ешрак таба башлаган һәм күбрәк 18-22 яшьлек яшьләргә игътибарын юнәлткән, дип хәбәр итте Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецов. Бу турыда ул РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында әйткән.
«Җинаятьчеләрнең социаль челтәрләрдә корбаннарны өч тапкыр ешрак табуына һәм ешрак 18-22 яшьлек яшьләрне сайлый башлауларына игътибар итәм», – дигән ул.
Әмма мошенникларның классик схемасы - банк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре яки бер дәүләт органы вәкиле исеменнән шалтырату. Алар мошенниклык операциясе турында хәбәр итә һәм акчаларны «сакланган» яки «куркынычсыз» счетка күчереп коткарып калырга тәкъдим итә.
«Бүгенге көндә, кагыйдә буларак, хәзер мошенниклар «Сбербанк» исеменнән түгел, ә башка банклар исеменнән шалтырата», - дип билгеләп үтә Кузнецов.
Банк клиентына билгесез кеше шалтырата һәм клиент исеменә ссуда рәсмиләштерергә маташулары турында хәбәр итә. Гаризаны гамәлдән чыгару өчен шундый ук кредит рәсмиләштерергә һәм бу акчаларны «сакланган» счетка күчерергә кирәклеге турында әйтә, ди ул.
«Тикшерүчеләр, прокуратура һәм башка хезмәтләр исеменнән шалтырату вакытында ведомство сайтларында күрсәтелгән чын номерлар чыга. Мондый шалтыратуларның өлеше 2021 елның гыйнварындагы 1-2 проценттан 2021 елның декабрендә 11 процентка кадәр артты», – дигән Кузнецов.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев