Логотип Идель
Яңалыклар

МОСТАЙ КӘРИМ ИСЕМЕН ЙӨРТКӘН ТЕПЛОХОД - ул нинди?

Бүген Казан елга портына 4 катлы, заманча технологияләр белән җиһазландырылган, елга буйлап сәяхәт итүче турист өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган лайнер килеп туктады.

Башкортстанның күренекле шагыйре Мостай Кәрим исемен йөртүче теплоход су киңлекләренә әле быел гына чыккан. Аны 2019 нчы елда Түбән Новгородта төзегәннәр. 

Бүген иртәнге сәгать 08.00 дә Казан елга портына 4 катлы, заманча технологияләр белән җиһазландырылган, елга буйлап сәяхәт итүче турист өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган лайнер килеп туктады, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

Яңа судно белән танышырга Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев килгән.

- Без әле күптән түгел генә Башкортстанның халык шагыйрен хөрмәтләп Казанда һәйкәл ачтык. Менә бүген шатланып, аның исемен йөртүче лайнерны да каршы алдык,- дип белдерде ул.

4 катлы судно 329 пассажирга исәпләнгән. Заманча, иркен ашханәләре, ял бүлмәләре, сауна, китапханә,  массаж, спа зоналары, балалар өчен уен бүлмәсе дә каралган.

Биредә шулай ук Мостай Кәрим почмагы да булдырылган. Анда әдипнең китаплары һәм фотолары урын алган. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев