Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2828
      0
      6

    МОСТАЙ КӘРИМ ӘСӘРЕ ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА

    Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның «Озын-озак балачак» дип исемләнгән икенче премьерасын тәкъдим итә.Башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримнең повестен  сәхнәгә махсус чакырылган режиссер – Илсур Казакбаев (Уфа) куя.

    Илсур Казакбаев: “М.Кәримнең әлеге әсәре Башкортстанда да, Татарстанда да, гомумән, киң җәмәгатьчелеккә  таныш. Шуңа күрә сәхнәдә күрсәтеләчәк спектакльнең концепциясе озак эзләнүләр нәтиҗәсе. Бу повестьның беренче һәм иң танылган куелышы Рифкать Исрафилов тарафыннан эшләнде, аның артыннан шактый күп яңа спектакльләр куелды. Шул сәбәпле, классикага мөрәҗәгать итеп, без ниндидер яңалык кертергә теләдек. Спектакльнең идеясе Мостай Кәримнең повестеның алда әйтелгән сүзенә нигезләнде: “Бу китап - ышанучан, сәеррәк, шаукымлырак, беркатлырак, чалрак кешеләр турында. Аларның көнкүреше без яшәп яткан көндәлек тормыштан чак кына калкурак, чак кына тылсымлырак, чак кына фаҗигалерәк. Бер-беренә карата алар чыдамлырак, рәхимлерәк; гаепләргә, хөкем итәргә ашыгып бармыйлар. Бу кешеләр бәхетне дә, әҗәлне дә сабырлык белән кабул итәләр. Шатлыктан туеп сикермиләр, казадан коелып ук төшмиләр.

    – Нигә, сезнең авылда шундыйлар гына яшимени? - дип сораучылар була калса, алдан ук җавап кайтарам:
    – Мин күргәне шулар иде. Бүтәннәре хәтердә калмаган”.
    Безнең максат — нәкъ менә бу кешеләр турында сөйләү. Мин спектакль жанрын – повестьтан өзекләр, дип билгеләр идем”.

    Куючы режиссер Илгиз Казакбаев - Салават дәүләт Башкорт драма театрының баш режиссеры, Ш.Бабич исемендәге Башкортстан республикасы Дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты.
    Спектакльнең рәссамы — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе лауреаты, Салават Юлаев Ордены кавалеры һәм М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының баш рәссамы Альберт Нестеров.Куючы хореограф – «МеЖдуТанцем» остаханәсе җитәкчесе Ольга Даукаева (Уфа).Композитор – Башкортстан республикасы композиторлар союзы әһеле Магыйлә Мәҗинова. Ут буенча рәссам – Илшат Сәяхов.

    Әлеге иҗат төркеме эшчәнлеге нәтиҗәсендә кыю сәнгать әсәре барлыкка килде. Реквизитлардан чын салам, камыр кебек кирәк-яраклар куллану белән беррәттән сәхнәдә тере кошлар булу - тамашачыны образлы  һәм реаль дөнья белән очраштыра.

    Спектакль «Культура малой Родины» федераль партия программасы кысаларында куела.
    Премьера 2020 елның 10 һәм 11 октябрендә 18:00 сәгатьтә башлана.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Журналга онлайн язылу