Логотип Идель
Яңалыклар

Мостай Кәрим әсәренә нигезләнеп эшләнгән “Сеңелкәш” фильмы ТЭФИ финалында

Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча төшерелгән «Сеңелкәш» фильмы «ТЭФИ — Җиңү елъязмасы» конкурсының «Телевизион нәфис фильм» номинациясе финалына узды.

Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча төшерелгән «Сеңелкәш» фильмы «ТЭФИ — Җиңү елъязмасы» конкурсының «Телевизион нәфис фильм» номинациясе финалына узды.

Мостай Кәрим фонды сайты хәбәр итүенчә,  «Телевизион фильм/сериал операторы» номинациясендә РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Агранович премия финалисты. Исегезгә төшерәбез, ул «Сеңелкәш» фильмы өчен «Ак квадрат» премиясенә дә лаек булган иде.

Фонд мәгълүматларына караганда, «ТЭФИ-Җиңү елъязмасы» конкурсының финалына 10 номинациядә 30 хезмәт чыкты. Конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 21 июньдә Мәскәүнең «Et Cetera» театрында оештырылачак.

 «Сеңелкәш» картинасы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәме белән  төшерелде. Фильм 2019 елның 19 сентябрендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан зур экраннарга чыккан иде.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев