Логотип Идель
Яңалыклар

Мөселман яшьләре Туган тел елына старт бирде

Нәзарәтнең мөселман яшьләре хәрәкәте 2019 елдан “Лекторий” исеме белән төрле кызыклы, актуаль темаларга очрашулар үткәрә. Анда катнашучыларны күренекле спикерлар катнашында кызыклы ачык лекцияләр һәм фикер алышулар көтә. Быел беренче очрашу нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елына багышланды.

Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Лекторий” мөселман яшьләре проекты уңаеннан 2020-нче елда беренче ачык лекция узды. 12 февральдә узган очрашу башкаланың тарихи үзәгендә – Иске Татар бистәсендә урнашкан Мәрҗани мәчетендә үткәрелде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.


Татар яшьләрендә милли, дини кыйммәтләрне үстерү, туган телне саклау, татар мәдәниятенә һәм мираска сакчыл караш тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һәм аның урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов чыгыш ясады.
Нәзарәтнең социаль бүлек белгечләре барлык катнашучыларны да сәламләп, 2020-нче елда көтелгән күркәм вакыйгаларны билгеләп үтте. Беренчедән, агымдагы ел нәзарәт тарафыннан Туган тел елы дип игълан ителде. Ел дәвамында мөфтият үзенең быелгы бөтен эшчәнлеген мәчетләрдә татар телле мохит булдыру, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, халыкта милли үзаңны тәрбияләү, милли үзенчәлекләрне саклап калу кебек максатларны исәпкә алып башкарачак. Икенчедән, республика оешуга май аенда 100 ел тулачак. Тагын ике елдан татар халкы Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Шуңа да спикерлар, тарихны өйрәнү, мирасны барлау һәм яшь буынга тапшыру уңаеннан очрашуда  нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.
Исегезгә төшерәбез: нәзарәтнең мөселман яшьләре хәрәкәте 2019 елдан “Лекторий” исеме белән төрле кызыклы, актуаль темаларга очрашулар үткәрә. Анда катнашучыларны күренекле спикерлар катнашында кызыклы ачык лекцияләр һәм фикер алышулар көтә. Быел беренче очрашу нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елына багышланды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: ТР Диния нәзарәте Лекторий мөселман яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев