Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    Мәскәүдә Сара Садыйкованың 115 еллыгына багышланган концерт узды

    Мәскәүдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә Сара Садыйкованың 115 еллыгына багышланган концерт узды.

    «Сара Садыйкованы искә алу кичәсендә танылган Татарстан артистлары чыгыш ясады. Иҗат төркеме җитәкчесе Сара Садыйкованың кызы Әлфия Газиз кызы Айдарская булды», — дип хәбәр иттеләр ТР Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәтендә.

    Шулай ук танылган татар җырчысы, актриса һәм композиторны искә алу өчен Муса Җәлилнең кызы Чулпан Муса кызы Җәлилова да килгән иде.

    Реклама

    Сара Садыйкова (1906-1986) 400 гә якын җыр, 30 спектакльгә музыка, күп кенә инструменталь әсәрләр иҗат итә.

    Ул татар операсын торгызуга зур өлеш кертте. Салих Сәйдәшевнең музыкаль традицияләрен дәвам итүче буларак билгеле, диелә хәбәрдә.

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы