Логотип Идель
Яңалыклар

Мәскәүдә "Татар кызы" бармы?

Бәйгедә 27 яшькә кадәрге татар кызлары катнаша ала. Биредә телне яхшы белү яки милли мәдәният турында белгеч булу мөһим түгел.

Мәскәүдә уза торган «Татар кызы» матурлык һәм талант бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сайлап алу этаплары гыйнвар ахырында, ә финал апрель урталарында узачак. Бәйгедә 27 яшькә кадәрге татар кызлары катнаша ала. Биредә телне яхшы белү яки милли мәдәният турында белгеч булу мөһим түгел.

Проект чын татар гүзәленең иң яхшы сыйфатларын ачарга өйрәтүдә ярдәм итәргә тиеш. 

Конкурсның миссиясе - татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, саклау һәм үстерү, рухи мирасны яшь буын вәкилләренә тапшыру.

 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев