Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Соры хезмәт хакы

    Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә өч фильм күрсәтеләчәк

    Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә өч фильм күрсәтеләчәк Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре һәм аларга багышланган чаралар узачак. Коронавирус пандемиясе чикләүләр белән бәйле рәвештә, быел бәйрәм чаралары саны кыскартылган.

    15 август көнне программа кысаларында Татар мәдәнияте үзәгендә фильмнар күрсәтү каралган. Анда фильмны төшерүчеләр катнашачак. Беренче фильм “Мәхәббәт аурасы” дип атала. Ул язучылар Кави Нәҗми һәм аның хатыны Сәрвәр ханымга багышланган.

    Тамашачыларга тәкъдим ителәчәк тагын бер фильм "Иске сугышчы" - бу кыска метражлы фильм белән режиссер Сергей Батаев 2018 елда беренче тапкыр чыгыш ясады. Бу фильмда СССРның халык артисты Владимир Этуш үзенең соңгы ролен уйнады.

    Реклама

    Тагын бер фильм "Балык белән көрәшү" дип атала. Әлеге фильм режиссерның автобиографиясенә нигезләнеп, бер гади авыл гаиләсенең олылар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләренә нигезләнгән. К

    ино карарга килергә теләк белдерүчеләр алдан ук, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтында теркәлергә тиеш. Кино күрсәтү чарасы 16.00 сәгатьтә башлана.

    Чыганак: Матбугат.ру

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы