Логотип Идель
Яңалыклар

МӘСКӘҮГӘ - АЛТЫ СӘГАТЬ ЯРЫМ ЭЧЕНДӘ

“Автодор” дәүләт компаниясе Мәскәү – Казан М12 түләүле автомобиль юлы проектын төгәлләячәк.

“Автодор” дәүләт компаниясе Мәскәү – Казан М12 түләүле автомобиль юлы проектын төгәлләячәк. Бу юл аша Казаннан Мәскәүгә 6,5 сәгать эчендә барып җитү мөмкинлеге туачак. Шулай итеп, юлга гадәттәгедән ике тапкырга кимрәк вакыт китәчәк.

Юл Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, шулай ук Чуашстан һәм Татарстан җирләре аша уза. Маршрут тирәли зонада 62 миллион кеше яши. Магистраль Татарстан икътисады өчен бик мөһимгә әйләнәчәк.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев