Логотип Идель
Яңалыклар

МУЛЛА ИЛЕ АВЫЛЫ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП

Әлеге җыентык киләчәктә авылны үсеш, яңарышта, авыл халкын дус, тату итеп күрәсе килү максаты белән эшләнде, ди проект авторлары.

   Татарстан авылына дан җырлаган тагы бер басма дөнья күрде. «Илһам биргән җирем» китабы Яшел Үзән районының Мулла Иле авылының талантлы һәм уңган кешеләренә багышлана.

  

“2017 елда авылыбызның мөхтәрәм аксакалы, инде мәрхүм Равил абый Сәйфетдиновның «Аксакал язмалары» исемле китабын чыгарырга ярдәм иткән идек", ди Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина. - Мин ул вакытта да барлык җыелган материалларны туплап, бер китап итеп  оештыруда, бертуган апам Роза Хәмидуллина спонсор (икесенең дә спонсоры - Мулла Иле авылы егете Равхат Хәмидуллин) табу белән булышкан идек. Равил абыйның китабын эшләгәндә  авыл тарихына караган  фотоларны кертеп җибәрдек. «Аксакал язмалары» чыкканнан соң, (фотосурәтләр шактый гына җыелу сәбәпле) миндә «Мулла Иле фотосурәтләрдә» кебек бер фотоальбом төзү теләге туды, ә апам Роза Хәмидуллина, шулай ук Гөлинә  Габделхәева авылыбыз кешеләре турында төрле елларда матбугат битләрендә чыккан мәкаләләрне туплап бардылар. Менә шушы теләкләрне берләштереп, «Илһам биргән җирем» җыентыгы туды”.

    Район, республикада чыгып килүче газета-журнал битләрендә Мулла Иле авылы халкы турында материаллар еш басылып килә. Менә инде ничәмә-ничә еллар дәвамында газета битләрендә мәкалә, әңгәмә, хикәя, шигырь төрләрендә язылган журналист язмаларының саны бик күп күләмдә җыелды. Шул материалларны бергә тупларга, китап итеп чыгарырга күптән теләк туган иде. Быел насыйп булды, ә бит аның сәбәбе дә зурдан – 2020 елда Мулла Иле авылына нигез салынуга 780 ел тула, - диелә яңа китапның кереш сүзендә.

«Илһам биргән җирем» китабы авыл халкына шул уңайдан зур бүләк.  Ул РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, авыл шагыйре Равил Сәйфетдиновның «Аксакал язмалары» китабының дәвамы булырга хаклыдыр.

Китап авыл тарихының яңа якларын ачарга мөмкинчелек бирә. Авылыбыз тарихы шул матбугат битләрендә чәчелеп яткан мәкаләләрдә урын алган тырыш-уңган халкыннан башлана.

     Яңа басма үз эченә дүрт бүлекне сыендыра. Беренче – «Чал тарихлы авылым» бүлегендә авыл тарихы, колхоз тормышы, колхозчылар эшчәнлеге, сугыш, тыл ветераннары, Әфган, Чечня сугышы китергән афәтләр турында укырга мөмкин. «Язмышларда авыл тарихы» бүлеге авыл кешесенең үз нигезендә көн күреп, төрле тормыш могҗизаларына юлыгып яшәве, эшләве хакында гыйбрәтле язмаларны, шулай ук мәдәният, мәктәп тормышын яктырткан мәкаләләрне үз эченә ала. «Җылы учак, милли учагым» дигән өченче бүлектә авылның каләм тибрәтүче егет-кызларының кыскача биографияләре, аларның иҗат җимешләре белән танышырга мөмкин. «Сурәтләрдә тарих чагылышы» бүлегендә авыл кешеләренең истәлекле фотосурәтләре урын алган.
Материаллар нигездә төркемләп, бүлекләр эчендә мәкаләләрнең басылып чыгу хронологиясе тәртибендә, аерым шәхесләр турындагы мәкаләләр кешеләрнең яшь үзенчәлекләре тәртибендә урнаштырылган.

Әлеге җыентык киләчәктә авылны үсеш, яңарышта, авыл халкын дус, тату итеп күрәсе килү максаты белән эшләнде, ди проект авторлары.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев