-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 2 Гөлсинә Кәбирова – 2021 елгы Бөтенрусия халык санын алу кампаниясенең иң беренче җанисәпчеләреннән берсе. Аның участогы – Төмән өлкәсе Тубыл районы Ачира һәм Изәмәт авыллары. Бер авыл икенчесеннән 25 км ераклыкта урнашкан, тик монда бу зур ара саналмый.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
“Мулла” Нижгар якларына сәфәр тота
16-18 көннәрендә Татарстанда төшерелгән “Мулла” фильмы Түбән Новгород өлкәсендә күрсәтеләчәк. Фильм Түбән Новгород өлкәсенең Кече Рыбушкино авылы мөселманнарының дини оешмасы һәм Түбән Новгород “Татар милли үзәге” иҗтимагый оешмасы соравы буенча күрсәтелә.
Мәгълүм булганча, “Мулла” 14нче Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә "Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы режиссер эше" номинациясе лауреаты исеменә лаек булган иде. Фильм режиссерлары – Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров кинофестивальнең иң яхшы режиссерлары дип танылды. Татарстанның Әтнә районында төшерелгән "Мулла" фильмының генераль продюсеры – Миләүшә Айтуганова, продюсеры һәм композиторы – Марат Әхмәтшин, операторы – Юрий Данилов. Төп рольдә (Әсфәндияр) – Әтнә театры режиссеры Рамил Фазлыев. Фильмда шулай ук Русия актеры, чыгышы белән Нижгар ягыннан булган Марат Бәшәров та катнашты. Әлеге факт, ихтимал, Нижгар ягындагы милләттәшләрнең "Мулла" белән кызыксынуын арттыргандыр.
"Мулла"ны күрсәтүләр дәвамында фильмның иҗат төркеме белән очрашулар, аерым алганда, Рамил Фазлыев белән нижгарлыларның җанлы һәм ихлас аралашуы булыр, дип көтелә. Әлеге мәдәни чара ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз