-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
Муса барлык көрәшчеләрне Яңавыл Сабан туена чакыра

Муса Галләмов барлык көрәшчеләрне һәм чын бәйрәм күзәтергә теләүчеләрне үзенең туган авылына - Сабантуйга чакыра.
Мари Иле Республикасы Бәрәңге районының татар районы икәнен дә, биредә яшәүчеләрнең яртысы диярлек татарлар икәнен дә күпләр беләдер. Шул районда халык телендә "Яңавыл" дип йөртелгән, рәсми рәвештә "Ирнур" дигән авыл барлыгын бәлки күпләр белмидер дә. Хәер, соңгы елларда бу авылны ишетә һәм таный башладылар. Беренчедән, нәкъ менә шушы авылда танылган батыр, көрәшче дустыбыз Муса Галләмов туган. Татарстан, Россия, Европа, дөнья чемпионатларын откан егетнең кайда туганын искә ала башласаң, әлбәттә, Ирнур авылын искә алырга туры килә. Интернет челтәрендәге эзләгечләрдә дә Галләмов дип җыя башласаң, бу авыл килеп чыгарга мөмкин. Менә шундый сылтамаларның берсе буенча авыл турында яхшылап танышырга мөмкин (анда Муса һәм Мөнир Галләмовлар да, башка көрәшчеләр исеме дә атала): Деревня Ирнур
Икенчедән, соңгы елларда шәхсән үзем биредә грандиоз Сабантуй узуын ишетә һәм күрә башладым. Кайда дисезме? Ютубта. Астарак шул Сабантуйга багышланган 2016 елда төшерелгән кыска гына фильмны карап алыгыз әле. Авылның татарлыгына, барлыгына, гадилегенә, тырышлыгына шушы ун минутлык фильмны карап инандым мин.
Быел да биредә Сабан туен зурлап оештырырга ниятлиләр икән. Бүген мессенджерларда менә шундый видео таралды:
Сабантуйга Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовны, шулай ук танылган диджейларны чакыралар икән, димәк, биредә бу эшкә зурлап тотынганнар.
Әлбәттә, Мусаның үзе белән элемтәгә чыктым. Ул әлеге Сабантуйның авылның бер төркем яшьләре инициатива белән яңа баскычка күтәрелүе турында искәртте:
- Безнең авылда Сабан туйлары гомер-гомергә уздырылып килде. Моннан биш ел элек аңа яңа сулыш өрелде, ул бөтенләй башка масштабларда уза башлады. Башында исә шушы авылда туып-үскән яшьләр торды. Үз акчаларыбызны тоттык, спонсорларга мөрәҗәгать иттек һәм бергәләшеп эшләгәндә матур гына нәтиҗәләргә ирешеп булуын аңладык. Шул еллар эчендә төп кунаклар итеп Илназ Баһ, Булат Бәйрәмов, Зөлфәт Зиннуров кебек артистлар, "Казан егетләре" төркеме безгә кунак булып килде. Быел менә Гүзәл белән Илдарны чакырдык. Бәйрәмне оештыруда катнашкан һәрбер кеше үз авылында матур бәйрәм уздыру өчен үзеннән саллы гына өлеш кертә. Кемдер җиңүчеләргә велосипед куя, кемдер бозавын, тәкәсен, кыйммәтле бүләкләрен алып килә. Мин быел кечкенә малайлар арасында җиңү яулаучыга тәкә әзерләдем. Приз фонды әнә шулай җыела.
Башка күп кенә авыллардан аермалы буларак, без бәйрәмне иртән башлап, көн уртасында тәмамламыйбыз. Сабантуйны көндезге бердә башлыйбыз. Кичкә кадәр дәвам итәчәк ул. Ә инде кичке 9да шул ук Сабантуй мәйданында грандиоз күңел ачу чарасы башланып китәчәк: дискотека, җырлар, уен... Кыскасы, монысын үзенә күрә "Кичке уен" дип әйтергә мөмкин.
Әйе, спорт төрләре, ярышлар да күп, кул көрәштерергә дә мөмкин, багана башына менү дә каралган, гер күтәрүләр дә бар. Әлбәттә, үзәктә - татарча көрәш булачак. Шуңа барлык танышларымны, дусларымны Яңавылга Сабантуйга, көрәшергә, күңел ачарга чакырып калам. Үземә килгәндә, көрәшергә исәпләмим, ләкин көчле көрәшчеләр килә икән, авылымның данын якларга чыгачакмын!
Димәк, барыгызны да 14 июньдә Яңавыл Сабан туенда көтеп калабыз.
Һәм вәгъдә ителгән видео:
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз