Логотип Идель
Яңалыклар

Муса Галләмов: "Унбиш яшькә кадәр атта чаптым, аннан хоккей уйнадым"

Мин унбиш яшькә кадәр атта чаптым, районда беренче урыннар алган булды. Аннары хоккей уйнадым. 2010 елны Республика  хоккей турнирында безнең район командасы яшьләр арасында беренче урын алды.

– Муса син бик тырыш, төрле яктан сәләтле кеше. Андый егет кайсы яктан, әти-әниләре кем икән? Үзен белән таныштырып кит әле.

– Мин Мари иле республикасының Бәрәңге районы Яңавыл авылында туып үстем. Әти- әниләр спортка бик якын кешеләр димәс идем. Шулай да әнинең: “Мәктәптә укыганда баскетбол әйбәт уйнадым, мылтыктан төз ата идем,” – дип әйткәне бар.

– Спорт белән ничә яшьтә шөгыльләнә башладың? Нинди төр (төрләр) белән? Уңышларың булдымы?

– Мин унбиш яшькә кадәр атта чаптым, районда беренче урыннар алган булды. Аннары хоккей уйнадым. 2010 елны Республика  хоккей турнирында безнең район командасы яшьләр арасында беренче урын алды. Мине иң яхшы һөҗүмче буларак билгеләп үттеләр.

–  Ни өчен башка спорт төрләрендә уңышка ирешкән егет көрәшкә өстенлек бирә? Бу карарга килергә кем яисә нәрсә этәргеч булды?

– Белмим, ничектер көрәш якынрак булды инде.Унбиш яшьтә чынлап торып көрәш белән шөгыльләнә башладым. Җиңсәң дә, җиңелсәң дә – бары тик үзеңнән генә тора, команданы уңайсыз хәлдә калдырмыйсың, дип уйладым. Әти дә: “Шәһәргә укырга китсәң, көрәш белән шөгыльләнәсең, анда буш вакытың күп була,” – диде. Әти сүзе этәргеч булгандыр.

–  Һәр җиңү үзенчә кадерле, билгеле. Шулай да сине көрәштә таныткан беренче җиңүен кайда һәм кайчан булды?

–  Авыл Сабантуенда көрәшеп, тәкә алган беренче җиңү булгандыр. Үзем  дә бик шатландым. Әти-әни, туганнар да сөенделәр. Шул беренче җиңү бик истә калды. Шунысыдыр, мөгаен.

–  Муса, хәзер үзеңнен көрәштә ирешкән башка уңышларың турында сөйлә инде.

–  Алар күп инде. Дөнья чемпионатының алтын медаль иясе, Европа, Россия чемпионы, Халыкара турнирлар җиңүчесе һ.б.

–  Моннан күп еллар элек син көрәшкә кереп китүең турында болай дигәнсең: “Кызыксынып киттем. Мин үз халкымны, үз милләтемне яратам.” Хәзерге Муса бу фикерләргә нәрсә өстәр иде?

–  Миндә бу фикер тагын да ныгыды гына. Мин бит татар малае.

Чыганак: gongtv.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: көрәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев