-
Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» өчен бренд-персонаж булдырачаклар Казан яшүсмерләре Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» бренд-персонажын булдыруда катнаша алачак. Арт-лабораториядәге дәрес «Адымнар» полилингваль комплексы мәйданчыгында узачак.
-
"Туфан самавыры"нда кунакта Рөстәм Галиев булды Тапшыру барышында журналист Мөршидә Кыямова Түбән Камадагы мәдәни мохит, яшьләрнең иҗатка тартылуы, театр тарафыннан аларга тудырылган шартлар турында сорашты.
-
Максим Горькийның тууына 155 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр Казан халкы һәм кунаклары өчен язучы музее буенча экскурсияләр, китап һәм документаль фильм презентациясе, шулай ук концерт уздырылачак.
-
Нәзарәт сайтында “Рамазан-2023: төп сораулар” сәхифәсе эшли Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Муса Җәлил һәм Илһам Шакировка багышланган «Татар уллары» мәдәният атналыгы марафоны игълан ителә
15 февраль – татар халкының каһарман язучысы, бердәнбер Ленин орденына лаек булган шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең һәм татар халкын берләштерүгә бөтен гомерен багышлаган, татар моңын дөньяга танытучы легендар җырчыбыз Илһам Шакировның туган көннәре.
Шушы уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы һәм милләтебезнең затлы, зыялы шәхесләре бөтен дөньяга сибелеп яшәүче халкыбызга мөрәҗәгать итә. Агымдагы елның 15 февраленнән без Муса Җәлил һәм Илһам Шакировка багышланган мәдәният атналыгы марафонын игълан итәбез. Төрки-татар халкы яшәгән һәр төбәктә, мәдәният сарайларында, белем бирү учакларында, җәмәгать оешмаларында, үзэшчән сәнгать, фольклор ансамбльләрендә, китапханәләрдә, гаиләләрдә шушы бөек шәхесләребезнең шигырьләрен, җырларын яңгыратыйк, тормыш юллары турында сөйлик, истәлекләр белән уртаклашыйк, мәчетләрдә рухларына багышлап дога кылыйк.
Бу изге гамәлләребез хәтерләребезне яңартсын, күңелләребездә батыр, мәшһүр улларыбыз белән горурлану хисләрен уятсын. Халкыбызның борынгы һәм бөек тарихлы булуын, көчле дәүләтләрнең дәвамчылары, мирасчылары булуын искәртсен, үзаңыбызны арттырсын, безгә көч-куәт бирсен, төрки-татар дөньясын тагын да берләштерсен, бер йодрыкка төйнәсен. Башкарылган әлеге әсәрләр Муса Җәлил һәм Илһам Шакиров рухларнына дога булып ирешсен. Без сездән видеоязмаларыгызны көтәбез.
Катнашучыларның М.Җәлил шигырьләрен укып яки яттан сөйләгән, Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны башкарган, мәшһүр талантларыбыз турында истәлекләр белән уртаклашкан видеоязмаларын #татаруллары2023 дигән хештег куеп, үзләренең Вконтакте (https://vk.com) социаль челтәрендәге шәхси битләрендә урнаштырырга чакырабыз.
Мәдәният атналыгы марафонынының идея авторы һәм җитәкчесе – Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллина.
Өстәмә сораулар булган очракта gulzadasafiullina1946@gmail.com электрон почтасына мөрәҗәгать итә аласыз.
Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз