-
"Кыямовлар кыздыра": Бүгенге татар журналистына иҗадилык җитми! "Идел-online" ютуб-каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы!
-
Әлмәттә “Индустрия скверы” ачыла Монда “Карамай барлыкка килү теорияләре” муралы, “Кояш факелы” медиаобъекты, “Нокта” исемле лазерлы инсталляция белән дә танышырга мөмкин.
-
Яңа 100 сумлык купюралар тәкъдим ителде Иске йөзлекләр 10 ел дәвамында яңалары белән бергә әйләнештә булачак.
-
Оймяконнан Мәскәүгә кадәр... атта! Җайдак сәяхәтче былтыр март башында Оймяконнан чыгып китеп, якынча 9 мең ярым километр юл узган.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Муса Җәлил туган көнне Милли музейга керү бушлай
15 февраль көнне Татарстан Милли музеенда каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан «Моабит дәфтәрләре көне» оештырыла. 11.30 сәгатьтә музей янындагы М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантасы узачак.
Аннары музей кунаклары игътибарына Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары, Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актерлары әзерләгән «Тик булса иде ирек…» программасы тәкъдим ителә.
Муса Җәлилне искә алу көнне халыкка шагыйрьнең Моабит дәфтәрләре күрсәтеләчәк. «12.20 сәгатьтә Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронтының Төбәк штабы җитәкчесе, Татарстан Республикасы «Отечество» берләшмәсе төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы советы рәисе Коноплев Александр Юрьевичның сәламләү сүзе яңгыраячак», - дип хәбәр итә Милли музейның матбугат үзәге.
Бу көнне «Җәлил укулары» халыкара әдәби шигырь укучылар конкурсы финалистларының да чыгышы көтелә. «Маяк булып киләчәк буыннарга яктырып…» Казан театр училищесы студентларының әдәби-музыкаль композициясе дә истәлекләр кичәсен тулыландырачак.
12.00 дән 14.00 гә кадәр музейга керү бушлай.
Аннан соң, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы ату кораллары». Совет һәм немец ату коралын күрсәтү белән реконструкторлык дәресе тарих белән кызыксынучылар өчен махсус оештырла.
Көн дәвамында: барлык экспозицияләр,«М.Җәлил. Тарихларда укып ятларлык», «Батыр үлә, үлмәс ат алып…» күргәзмәләре эшли.
Фото: интернет
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз