-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
-
Земфираның соңгы сигез елда беренче альбомы дөнья күрде Земфира 8 ел эчендә беренче альбомын тәкъдим итте.
Муса Җәлил турнирында Россия регионнарыннан да командалар көтелә
14-15 февральдә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куючы Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир быел Биектауда үтәчәк. Ул быел 57нче тапкыр үткәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры беренче тапкыр 1964 елны үткәрелә. Быел аны Җиңүнең 75, ТАССРның 100 еллыгына багышлап уздырачаклар.
Муса Җәлил турниры иң зур ярышларның берсе. Быел да анда 400гә якын көрәшче катнашыр дип көтелә.
Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин турнирда тагын дүрт төбәк катнашырга теләк белдерүен әйтте. Алар Мордовия, Чувашия, Марий Эл һәм Пермь өлкәсе.
Быел турнирда беренче урын алучыга 50 мең, икенче урынга — 30 мең, ике өченче урын алучыга 15шәр мең акча биреләчәк.
Узган ел турнир Актанышта үткән иде. Анда беренчелекне Теләче районы яулады. Икенче урынга Актаныш, ә өченче урынга Әлмәт командалары лаек булды.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз