-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
Музей паспорт өләшә
13 мартта 14.00 сәгатьтә ТР Милли музеенда "Мин - Россия гражданины! Мин - Татарстан баласы!" исемле чара уздырыла. 14 яше тулган Казанның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру уңаыеннан оештырылган әлеге тантана традиция буенча үткәрелә икән. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу тантана музыка һәм экскурсия белән белән генә чикләнми. Яшь гражданнарның илнең төп документын, ягъни паспортны танылган шәхес кулларыннан алуы да көтелә.
Истәлекле көнне РФ гражданнары паспортларын егетләргә һәм кызларга танылган татар шагыйрәсе, Язучылар берлеге әгъзасы, Эльмира Шәрифуллина тапшырачак.
"Мин-Россия гражданины! Мин-Татарстан баласы!" шигарен үзенә алган акция яшьләрнең олы тормышка яңа адым ясау, Ватаныбызның киләчәге өчен җаваплылык формалаштыру әһәмиятен үз эченә ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз