-
СУПЕР-ФИНАЛИСТНЫ 1 МИЛЛИОН СУМ КҮЛӘМЕНДӘ ТӨП БҮЛӘК КӨТӘ «Яңа моң» Халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнгән. Бәйгегә 7 илдән барлыгы 800 гариза килгән. Алар арасыннан 50 иң яхшы кандидатны сайлап алып, Уфага чакырачаклар, дип яза «Башинформ» агентлыгы проектның җитәкчесе Элвин Грейга (Радик Юльякшин) сылтама белән.
-
ВИДЕО: Татар театрына килгән тамашачыга көтелмәгән, бәлки бераз уңайсыз сораулар Блогер Алсу Хафиз исә сәхнә артында булып кайтты.
-
АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ ҺӘМ ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫ ЛЕКТОРИЙЛАР ЦИКЛЫНА ЧАКЫРА Курслар һәм пәнҗешәмбе һәм җомга көнне 17:00да Татар китабы йортында узачак.
-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
Моргенштерн ресторанда ничә сумга ашый? "Сәлам хәерчеләргә!" — дигән музыкант роликта.
-
71 яшьлек бабайга бензин сибеп, ут төрткәннәр... Имгәнгән ир-ат хастаханәдә берничә көн яткач, вафат булган.
-
Авариядә имгәнгән кызның телен теккәннәр Имгәнгән хатын Яңа ел бәйрәмнәрендә реанимациядә була, аннары аны палатага чыгаралар. Хәзер аңа озак вакыт реабилитация таләп ителә.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
"Мырау Батыр" китабына кем ия булды?
Быел күренекле татар язучысы, галим-фольклорчы Нәкый Исәнбәт тууына 120 ел була. Шул нисбәттән, Татарстан китап нәшрияты без бәләкәй чакта укыган китапны яңартып чыгарган. Китап 2200 тираж белән дөнья күргән.
Үткән айда үзебезнең ВК төркемебездә шул китапны уйнаттык. Китапны аласы килгән кешегә ВК группабыздагы пост астында сериал яки шигъри әкият, яки Нәкый Исәнбәтнең башка әсәренә бәйле берәр истәлек язарга һәм постны репостларга кирәк иде.
Җиңүчене без калдырылган комментарий буенча билгеләдек. Редакция фикеренчә, иң шәп комементарийны укучыбыз Гүзәл Насыйбуллова язган:
"Мыраубатыр" безнең балачакның бер өлеше! Ул сериал башлангач, туганнан бирле 3 ел Васька исемен йөрткән жирән мәче Мыраубатырга әйләнде. Каеннар арасыннан жырлап Рамил Төхфәтуллин килеп чыга. Егет дип тә әйтеп булмый, әле малай гына. Шул малайга без апай бн гашыйк идек. Без генә булмаганбыздыр. Ул чапан дииме ябынган. Шул чапаны миңа никтер карават жәймәсе булып тоела иде. Бездә шундыйрак бизәкле жәймә бар иде. Көзге каршына басып, шул жәймәне муенга бәйләп тә караган бар. Аннан бер урында Мыраубатыр тәрәз төбенә басып жырлый. Авылын сагынып, ахры. Бигрәк тәртипсез, тәрәз төбенә басарга ярамый бит, дип гаҗәпләнгәнем хәтердә. Әй, ул сериалдан безнең Васька-Мыраубатыр интекте инде. Чәчкә ободок куеп, Мәрьям булып уйный идем. Ободок, һичшиксез, кирәк. Чөнки Мәрьямнең чәче шундый. Аклы-каралы телевизордан караган әнә шул сериал иң истәлеклеседер, мөгаен", - дигән ул. Васьканың татар исеме алуы да, Рамил Төхвәтуллинның яшь чагын искә төшерү дә безнең кәефне бик күтәрде, кыскасы, Гүзәлне котлыйбыз!
Дуслар, безнең журналны, ВК, ФБ һәм инстаграм язылучыларын әле бик күп бүләкләр көтә. Безгә язылыгыз, яңалыкларны карап барыгыз! Безнең белән булганга рәхмәт!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз