Логотип Идель
Яңалыклар

НАЧАР КҮРҮЧЕЛӘР "ӘКИЯТ" СПЕКТАКЛЬЛӘРЕН КАРЫЙ АЛАЧАК!

Алдагы ял көннәрендә «Әкият» татар дәүләт курчак театры ике спектаклен тифлокомментарийлар белән күрсәтәчәк.

Алдагы ял көннәрендә «Әкият» татар дәүләт курчак театры ике спектаклен тифлокомментарийлар белән күрсәтәчәк. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

11 октябрь көнне Курчак театрында Л.Кожевниковның «Гуси-лебеди» спектаклен начар күрүчеләр тифлокомментарийлар белән карый алачак.

Икенче спектакль — Илгиз Зәйниевның өлкәннәр өчен куелган «Әлфия» музыкаль курчак спектакле. Ул 18 октябрь көнне узачак.


www.puppet-show.ru

Спектакльләр өчен тифлокомментарийларны Сукырлар һәм начар күрүчеләр республика китапханәсе хезмәткәре Гөлүсә Закирова әзерләгән. Спектакльләр Алишер Усмановның хәйрия фонды уздырган «Особый взгляд» программасы грантлары нигезендә начар күрүчеләр өчен яраклаштырыла. Театрның партнеры  - Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус Республика китапханәсе.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев