Логотип Идель
Яңалыклар

Операга үлеп гашыйк булмадым, тик шулай да…

Казаныбызда хәзер Фёдор Шаляпин исемендәге XXXVII Халыкара опера фестивале гөрли. Аңа параллель рәвештә Опера тамашачысы мәктәбе гөрли.

Казаныбызда хәзер Фёдор Шаляпин исемендәге XXXVII Халыкара опера фестивале гөрли. Аңа параллель рәвештә Опера тамашачысы мәктәбе гөрли. Ике вакыйга да Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры җирлегендә бара. Мондый “мәктәп”нең бездә әлегәчә оештырылганы юк иде, бу – тәүге тапкыр.

Операны үлеп сөючеләр сафында булганым юк, шуңа да карамастан, сәнгатьнең бу төре турында күбрәк беләсе килә. Бигрәк тә мәгълүматны һөнәрмәндләр кулыннан (бәлки, авызыннандыр) алырга форсаты туып торганда. Шулай итеп, Опера тамашачысы мәктәбенә мин дә язылдым. Ун көнлек ун дәреснең кичә инде сигезенчесе узды.

Туфан Миңнуллинның, ялгышмасам, бер интервьюда бугай, “татар халкы опера сәнгатен яратып, аңлап бетерми” (сүзгә-сүз китерә алмыйм, әмма мәгънәсе шундыйрак) дигәне истә калган. “Татар” дип җан аткан мәшһүр драматургыбыз, әлбәттә, хаклы да булган. Опера сәнгатенең бит төрки-татарга катнашы юк, аны Аурупа тудырган – безгә ана сөте белән кермәгән, чит мәдәният ул. Татар халкына итальяннар кебек “бугаз ертып” яисә “акырып” җырлау бөтенләй хас түгел. Шул ук вакытта, “нацменнар” арасында беренчеләрдән булып татарның совет илендә үз опера театры ачылды, татар телендә милли опералары һәм югары осталыкка ия профессиональ опера җырчылары, хәтта үз традицияләре барлыкка килде. Барысы да бик җитди иде! Соңгы елларда “татар опрерасы” дигән төшенчә онытылыбрак китсә дә, барыбер “опера безгә хас түгел” дип торып булмый. Ярату-яратмау мәсьәләсенә килгәндә, матур күлмәкләрен киеп, чәчләрен ясатып көне буе эштә – кич җиткәнне, опера театрына чыгып китәр вакытны көткән татар апаларын хәтерлим әле мин. Барысы да зәвекъ эше. Һәм мәгърифәтлелек эше – опера тыңлар өчен белем, әзерлек кирәк.

Опера тамашачысы мәктәбе дәресләрендә катнашу, минемчә, опера тыңлар һәм аңлар өчен кирәкле башлангыч мәгълүматны бирә ала. Бер кызыксынып киткәннәр аннары инде мөстәкыйль рәвештә укый, эзләнә, белемнәрен тулыландыра башлыйдыр. Мин әлегә сигез дәреснең бишесенә бара алдым. Чөнки оештыручылар һәркемнең һәрбер дәрескә килә алмавын алдан күреп эш иткән. Килә алмаганнар икенче дәресне барыбер аңлаячак. Опера тамашачысы мәктәбендә таныш журналистларны, педагоглар, студентлар һәм билгеле инде, пенсионерлар белән бала-чаганы очратып була. Кызыксынулары шулкадәр көчле, оештыручыларны да, очрашуга килгән иҗат-сәнгать әһелләрен дә сорау белән күмәләр генә.

“Мәктәп”кә йөреп операга мәңгегә гашыйк булдым дип әйтә алмыйм, ләкин кеше акылы, сәләте, хезмәте ярдәмендә ниндидер әсәр, продукт туа икән, бу – игътибарга лаек, бу миңа кызыклы. Тамашачы мәктәбе бөтен шәкертләрнең операны яратуын тәэмин итә алмый, ләкин опера сәнгатенең эчке ягын күрсәтеп, кызыксындыра, җәлеп итә ала! Театр буйлап экскурсия, фестиваль программасына кергән кайбер спектакьләрнең ябык (!) репетицияләрен карау, Мәскәүнең Дәүләт Зур театры режиссеры Михаил Панджавидзе (фестивальдә быел аның куелышында алты опера күрсәтелә) белән очрашу, «Kazan Opera Lab» дигән Татарстан проектның яңа опера-эскизларын, операларын карап, фикер алышу; яшь авторларга профессиональ музыка, режиссура, сценография белгечләре биргән бәяне, киңәшләрне ишетү, үзебезнең опера тарихы һәм киләчәге турында лекцияләр шәп оештырылган һәм мәгълүматка искиткеч бай иде. Мактансам, мактаныйм инде: дөнья опера сәнгатендә билгеле куючы-режиссёр Панджавидзе (заманында ул Муса Җәлил исемендәге театрга килеп, “Шагыйрь мәхәббәте”н дә куйган иде!) һәм итальян дирижёры Марко Боэминың эш алымнарын, ысулларын якыннан күрү насыйп булды мин “шәкерт”кә. Дөрес, аннан “Шундый опера театрыбыз, консерваториябез, белгечләребез була торып, нишләп соң безнең үз Панджавидзебыз, Боэмиебыз юк?” дигән сорау әлегәчә баш миемне бораулап тора.

Калган ике очрашуда Фёдор Шаляпин иҗаты һәм Аурупаның опера театрлары һәм фестивальләре турында лекцияләр укылыр, диде оештыручылар. Минем күңелгә аеруча хуш килгәне: чит ил яки Мәскәү белгечләре генә түгел, үзебезнең сәнгать белгечләре, иҗат әһелләре белән дә очраштырдылар. Дөрес, андый очрашулар опера һәм балет театрында түгел, кечерәк мәйданчыкларда: М. Сәлимҗанов исемендәге Актёр йорты, Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә, “Угол” иҗат лабораториясендә узды. Ләкин заманча, кызыклы һәм стандарт булмаган опералар авторы, талантлы композитор Эльмир Низамов белән очрашу, мәсәлән, сәхнә тарлыгыннан гына әһәмиятен югалтмый. Киресенчә, заманча һәм яшьләрчә булгач, борынга нафталин исе килеп бәрелмәде, яшь һәм сәләтле иҗатчыларыбыз да төрле яклары белән иркенләп ачыла алдылар сыман.

Шаляпин фестивале февральнең икенче декадасында тәмамлана. Опера тамашачысы мәктәбе 14 февральдә үк “ябылачак”. Фестиваль тамашачысы һәм “мәктәп” шәкертләре беркайчан һәм беркайда очрашмады (һәр икесе дә үз эше белән йөргәндә, билгеле), кисешмәде, бер-берсенә комачауламады – оештыручыларга моның өчен аерым рәхмәт! “Мәктәп” дәресләренең яртысыннан артыгында катнашкан “шәкертләргә” сертификатлар бирергә вәгъдә иткәннәр иде. Тәти кәгазе шуның кадәре генә, тик әлеге “мәктәп”кә карата мөнәсәбәтнең җитди булуы ошый. Ябылу тантанасы ничегрәк булыр, оештыручылар белән аралашып булырмы-юкмы, сертификат миңа да тәтерме – кызык. Сезгә дә кызык булса – язармын!

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Казан опера Шаляпин опера һәм балет театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев