-
Атна азагына салкыннар киләчәкме? Кемдер өчен кызганыч, кемдер өчен куаныч, ләкин бу атнада кискен суыту турындагы фаразлар дөреслеккә туры килми.
-
Яңа елга искитмәле үрдәк пешерәбез Күпләр Яңа елга берәр кош пешерергә гадәтләнгән. Русиялеләрнең күбесе бәйрәмгә каз яки тавык кыздыра. Каз пешерү рецептын инде куйган идек. Ә сез үрдәкне дә искиткеч тәмле һәм җиңел итеп пешереп булганын белә идегезме?
-
Баланы өйдә тудыру модага әйләнде. Яхшымы бу, начармы? Бер дус кызым беренче баласын бала тудыру йортында, икенчесен өйдә тапты. Дус кызым әйтүенә караганда, бу җир белән күк арасы булган!
-
2020 елда Ураза һәм Корбан гаетенең кайчан булачагы билгеле Рамазан ае 24 апрель көнне башлана. Кадер кичәсе якынча 19 майда булачак. Һиҗри календарь буенча 1 зөлхиҗҗә. 30 июльдә Гарәфәт көне. 31 июльдә Корбан гаете.
-
Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узды (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ) Ярыш 10 үлчәү авырлыгында уздырылды. Җиңүчеләр арасында 9 Татарстан көрәшчесе бар.
-
"Безнең вакытта кар китеп җир кипмичә көрәшеп тә булмый иде..." Кече Чынлы авылында туып үскән Мәсхүт абый Хөснетдиновны Чүпрәле районы халкы, бигрәк тә спортчылар арасында белмәгән кеше юктыр.
-
Чүп-чарны өйдән чыгарырга кирәкме? Инстаграмдагы туры эфирдан кисеп алынган видео мессенджерлар ярдәмендә таралырга да өлгерә. Хәзер инде бу турыда федераль каналлар да язалар.
-
Фәнис Яруллин: «Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр...» Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр, Бик усал шул бездә кешеләр.
“Бәллүр каләм – 2019” журналистика бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
«Пирамида» күңел ачу үзәгендә Татарстан республикасының әйдәп баручы журналистларын үз эченә җыйган «Бәллүр каләм» бәйгесе егерме икенче тапкыр үткәрелде. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: бәйге кысаларында бүгенге каләм осталарын гына түгел, ә татар журналистикасының башында торган журналистлар да искә алынды. Холлда аларның фотосүрәтләреннән күргәзмә ясалган иде.
ТНВ телеканалының генераль директоры Илшат Әминов әлеге бәйрәмнең иҗади һәм бернәрсәгә дә битараф булмаган кешеләрнең бәйрәме икәнен әйтеп үтте. «Әлеге кешеләр үзләре өчен профессия итеп искиткеч өлкәне сайлаганнар. Биредә үз эшләрен чын күңелдән, йөрәк түреннән эшләүчеләр. Владимир Путинның сүзләре белән килешәсем килә: «Тәнкыйтьне беркем дә яратмый, аны хәтта күралмыйлар, ләкин бары тик акыллы кешеләр генә, алга таба дөрес адымнар ясар өчен, кабул итә ала. Шуңа күрә бары тик акыллы укучы өчен генә эшләргә һәм чын журналистика булдырырга кирәк», — дип Илшат Әминов залны сәламләде.
«Иң яхшы журналист» номинациясендә «Эфир» телекомпаниясе хезмәткәре Кулешов Алексей Николаевич һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Рүзилә Мөхәммәтова җиңделәр. Алексейга әлеге исем үлгәннән соң бирелде. Диплом һәм сын аның әнисенә тапшырылды.
Бәйрәмне «Ак идел» коллективы, Игорь Крутой академиясе балалар хоры һәм Алсу Әбелханова бизәделәр.
«Елның иң яхшы редакциясе» номанициясендә «Казан» журналы һәм «Чаллы хәбәрләре» («Челнинские известия») җиңү яулады. «Һөнәргә тугрылык өчен» язучы Камил Кәримов җиңде. «Туган тел» номинациясендә Юлия Дәүләтбаева («Тукан як» газетасы, Октябрьский шәһәре, Башкортстан Республикасы) җиңүче булып игълан ителде. «FIFA Футбол буенча дөнья чемпионаты — 2018» спецпроектында ФГУП ВГТРК «ГТРК «Татарстан» филиалы җиңсә, «Россия Федерациясендә волонтер елы» проектында «Кайбыч таңнары» («Кайбицский зори») газетасы җиңде. Шулай ук «Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел» проектында «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Әдәби хәзинә» тапшыруының иҗат төркеме бүләкләнде. «Объектив аша караш» номинациясендә Алексей Вангаев («Таң» газетасы Алексеевск районы), Ринат Сафин («Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе) җиңү яулады.
«Татарстан Республикасында Лев Толстой елы» номинациясендә «Мамадыш ТВ» телеканалы, «Мамадыш-информ» җиңде. Аларны ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тәбрикләде. «Сез безнең күзне ачучылар, дөньяны танытучылар. Киләчәктә дә безнең күзләрне дөньяга ачык тотуыгызны телибез. Сезнең кыйммәтегезне дәүләтчелегебез аңлап яшәргә тиеш. Сез кызык та, куркыныч та, туры сүз әйтеп эшләүче һөнәр ияләре», — дип әйтте ул.
«Татарстан журналистикасында талантлы, иҗади, җаваплы кешеләр эшли. Ышанам: яңа массакүләм мәгълүмат чаралары үсеше чорында басма матбугат элеккечә актуаль булып, аңа ихтыяҗ сакланачак, һәрвакытта эш сыйфаты, нәтиҗәлелеге үрнәген күрсәтәчәк», — дип журналистларны якынлашып килүче «Матбугат көне» белән ТР Премьер-министры Алексей Песошин котлады. Әлеге котлауларны ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән җиткерде.
«Бәллүр каләм — 2019» бәйгесенең гран-при яисе булып «Татарстан» ДТРК милли тапшырулар хезмәте башлыгы Миңназыйм Сәфәров табылды. Аның исемен Алексей Песошин игълан итте. Миңнызыйм Сәфәровка «Лада гранта» автомобиле ачкычлары тапшырылды.
Конкурсны оештыручылар — «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Журналистлар берлеге.