Логотип Идель
Яңалыклар

НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ ҮЗГӘРӘ. НИ СӘБӘПЛЕ?

7 августта ястү һәм аннан иртәнге намазлар Татарстан Республикасында быел 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

7 августта ястү һәм аннан иртәнге намазлар Татарстан Республикасында быел  5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.


Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен 5 майдан башлап) 7 августка кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый. 


Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде, ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә “Сәхәр” вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде.


Шул рәвешле, 7 августта ястү намазы вакыты соңрак (календарьдә Казан өчен бу вакыт 22:07 дип билгеләнгән), ә 8 августта иртәнге намаз вакыты иртәрәк керә (календарьдә Казан өчен бу вакыт 00:08 дип билгеләнгән).


Югарыда язылганнарны истә тотып, ястү һәм иртәнге намаз вакытларындагы үзгәрешкә игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз, дип яза Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми сайты.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев