-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
-
Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
Нарат күркәсеннән варенье
Май башында чыршы тирәсендә халык җыелып нидер җыйганын күреп бик гаҗәпкә калган идем. Кайнатма ясарга җыялар икән. Нарат күркәсен әле яшел, кечкенә чагында болай гына ашарга да була икән. Ашап карадым. Ылыс чәйнәгән кебек ләкин тешкә ябыша. Ә вареньесы искитмәле тәмеле! Җитмәсә файдалы да икән!
Май урталарыннан июнь урталарына кадәр булдыклы хуҗабикәләр яшь нарат күркәләре җыеп, шифалы һәм тәмле кайнатма әзерлиләр. Әлегә мондый рецептын белүчеләр күп түгел. Кайдандыр җылы яктан, Анападан кайтты буган ул. Монда сувенир буларак алып кайтучылар да байтак аны. Безнең якта да наратлар бар бит! Нигә үзебезгә кайнатмаска.
Рецептын белгән кешедән сорадым.
Июльдә нарат күркәләренең яңалары чыга башлый. Шуңа соңа калдым димәгез, бераздан тагын бер җыярга булачак.
Кайнатма өчен күркәләр 4 см дан артмаска тиеш.
1 кг нарат күркәсенә якынча 1 кг шикәр кирәк булачак. Күркәләрне әйбәтләп юып, шикәрле суга кайнатырга куябыз. Су кайнап чыккач әкренәйтәбез һәм тагын 40 минут чамасы кайнатабыз.Әледән әле карап торырга кирәк. Күбеге була.
Аннан күркәләрне беразга калдырып торабыз, кайнатмабыз тулысынча суынырга тиеш. Аннан аны тагын бер мәртәбә, якынча 30 минут кайнатабызһ һәм процессны тагын бер кабатлыйбыз. Банкаларга тутырып ябып куябыз.
Көненә 2-3 кашык кайнатма белән чәй эчкән кеше кыш буе сәламәт булачак. Күркәләрен чәйнәү ур куыгы өчен бик файдалы. Бөер авырулына каршы да файдлы, иммунитетны да ныгыта икән!
Рецепрт һәм фотолар өчен Минхәйдәрова Гүзәлия дустыма рәхмәт!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз