Логотип Идель
Яңалыклар

НАСЫЙРИ РЕЦЕПТЫ БУЕНЧА «МИЧ ПЫЛАВЫ»

Моннан йөз ел элек татарлар нәрсә ашаган? Алар табынында нинди ризыкларга өстенлек бирелгән?

Моннан йөз ел элек татарлар нәрсә ашаган? Алар табынында нинди ризыкларга өстенлек бирелгән? 

Мичтә пешкән ризыклар элек-электән популяр булган.Сезнең игътибарга  Каюм Насыйри  рецепты буенча пешерелә торган мич пылавын әзерләү тәртибен тәкъдим итәбез.

“Идел” журналының гыйнвар санында татарның бөек мәгърифәтчесе турында күләмле язма дөнья күрәчәк. Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында урнашкан Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексы белән дә таныштырачакбыз.

Җиңел ысулы ошбудыр:һәрбер матдәсенең чамасы җәмәгатеңә күрә кирәктер, әмма һәрбер пылауга яхшы сврык ите килешәдер. Беркадәр яхшы сарык ите ал, әмма симез булмасын. Бәлешкә тураган кебек итеп тура, мичтә аш пешерә торган бакыр савытыңа сал. Башта савытыңны майла, пылавың ябышмасын. Аннары ике баш суган тура, ит өстенә җәеп сал,Борыч сип, ак борыч булса, тагы да яхшырак. Чамаң белән җитәрлек итеп тоз сал, ярты лимон турап сал, унбиш данә хөрмә сал, сөягеннән аерып, яки сөяге белән булса да ярар. Бераз гадәтчә кишер тура, аз гына ваниль сал, болар өстенә субелән юмаенча ике кадак коры дөге сал, әмма дөгең бик саф булсын, бердә дөгеңдә он әсәре булмасын. Ярты кадак сары май сал аннан соң самавырдан чаш кайнап торган суны җибәр, ләкин самавыр  борыныннан суны кашык аркылы җибәр, дөгене казып вә чокыр итеп калдырмасын. Савытыңның капкачын яп, мичнең уртасына куй, утка якын булмасын. Бер сәгатьтән пылавың әзер булыр, алып аша. Әгәр чирәк кебек булса, кайнар су җибәр, бераз торсын.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев