Логотип Идель
Яңалыклар

НАТАЛИЯ ФИШМАН-БЕКМАМБЕТОВА: "ЯШЬ БУЛГАНГА ҖАВАПЛЫЛЫКНЫ АҢЛАП ТА БЕТЕРМӘГӘНМЕНДЕР"

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова The Village махсус проектының кунагы булды.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова The Village махсус проектының кунагы булды, анда катнашучылар үз төбәкләрендәге үзгәрешләр турында мәгълүмат белән уртаклаша.

«Россия башкалалар белән генә чикләнми. Мәдәни үзгәрешләр дә аларда гына бармый. Урал аръягында, Краснодар краенда һәм Татарстанда шәһәрләр нинди үзгәреш кичерә? Без әлеге үзгәрешләр артында торган кешеләр белән аралаштык», - дип искәртә махсус проектны булдыручылар.

Интервью барышында Наталия Фишманнан 24 яшендә Республика президенты ярдәмчесе булуның катлаулыгы турында дасорау бирәләр:
- Мин, бәлки, башта кая килеп эләккәнемне аңлап та бетермәгәнмендер. Аңласам, бәлки тәвәкәлләмәгән дә булыр идем. Яшь булуым сәбәпле үземә йөкләнгән җаваплылыкны тулысынча аңлап та бетермәгәнмендер. Моңа хәтле биш ел Мәскәүнең Мәдәният министры Сергей Капковның ярдәмчесе булып эшләгән идем, Татарстанда да шул ук эш булыр дип уйладым. Ләкин алай булып чыкмады… Рөстәм Нургали улыннан: «Бәлки, киңәшче булырмын?» - дип сораган идем, ул идеаль җавап бирде: «Киңәшче киңәш бирә, ә ярдәмче булыша». Беренче очракта син кирәкле киңәшләр бирүче акыллы нәни кыз булып каласың, матур презентацияләр ясыйсың, кызыклы кешеләрне табып китерәсең, ә икенчесендә - мөстәкыйль берәмлеккә әйләнәсең, синең бурычың эш белән булышу, сүз һәм киңәшләр белән түгел. Дөресен әйткәндә, мин бу вазыйфага әзер дә булмаганмындыр, ләкин миңа бик нык ярдәм иттеләр. – дип җавап бирә Фишман-Бекмамбетова.

Шулай ук интервью барышында Наталия Фишман-Бекмамбетовадан Казан турындагы беренче хис-кичерешләре турында да сорау бирелә:


- Беренче күрешү декабрь аенда булды. Анда мин әле кая эләккәнемне аңламадым. Аэропорттан идеаль юллардан бардым, бу гадәти Россия провинциясеннән нык аерыла иде. Шулай ук Кирмәннең гел ачык, анда көннәр буе бушка йөреп булуы,  бернинди рөхсәт сорарга кирәк булмавы шаккатырган иде. Ял көне шунда йөргәндә чиркәү кыңгыраулары яңгырый башлады, шунда ук мәчеттән азан тавышы кушылып киткән иде. Бу искиткеч матур күренеш иде. – ди Фишман-Бекмамбетова.

Тулы интервью: www.the-village.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев