-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
Фәрһад Мөхәммәтҗанов Тинчурин театрыннан китә Күптән түгел Тинчурин театры яшь актерының МХАТ мәктәп-студиясенә укырга керүе билгеле булды. Фәрһад Игорь Золотовицкий һәм Сергей Земцов курсында белем алачак.
-
Татарстанда әзер торакка сорау 30 процентка арткан 2022 елның июлендә Татарстанда әзер күчемсез милеккә сорау быелның мае белән чагыштырганда 30 процентка арткан.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
14-16 июньдә Казанның кайбер урамнарында хәрәкәт чикләнәчәк
14-16 июньдә Казанда Сибгат Хәким һәм Бондаренко урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Шулай ук 15-нче һәм 16-нчы июньдә Декабристлар урамы һәм Әмирхан проспекты участокларында җәяүлеләр өчен хәрәкәт чикләнәчәк. Бу «Авиагонки – формула-1» дисциплинасында самолет спорты буенча чемпионатка әзерлек һәм үткәрү белән бәйле.
14-нче июньнең 0.00 сәгатеннән 16-нчы июньнең 23.55 сәгатенә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:
Сибгат Хәким урамының ике ягында да, Декабристлар урамы киселешеннән Әпсәләмов урамы киселешенә кадәрге участокта. Хәрәкәт, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан билгеләнгән форма буенча махсус пропусклы автомобильләрне үткәрүдән тыш, барлык автомобильләр өчен дә чикләнәчәк;
15-нче июньнең 10.00 сәгатеннән 19.00 сәгатенә кадәр һәм 16-нчы июньнең 10.00 сәгатеннән 20.00 сәгатенә кадәр Казанның урам-юл челтәренең түбәндәге участокларында җәяүлеләр хәрәкәтен чиклиләр:
Декабристлар урамы, Батурин урамындагы уң як съезддан Кремль күперенә кадәр Сибгат Хәким юнәлешендәге уң як съездга кадәр;
Әмирхан проспекты, уң як съезддан юлүткәргечнең җир асты өлешенә (Чистай урамы, 62 йорт каршында) Подлужная урамы юнәлешендә «Миллениум» күпереннән уң як съездга кадәр;
Сибгат Хәким урамыннан Абдулла Бичурин урамына кадәр Казансу елгасының комлы яры.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз