Логотип Идель
Яңалыклар

Ни өчен татар мич өстендә йокламаган, татар комганы нинди, данлыклы шырдан катыгын әзерләү

Яшел Үзән районында Исаково дигән рус авылы янында “Татар авылы” этнографик музее бар.

Яшел Үзән районында Исаково дигән рус авылы янында “Татар авылы” этнографик музее бар. Анда җил тегермәне, тимерче һәм чүлмәкче йорты, чип-чиста татар мунчасы белән татар миче, сиртмәле кое һәм таган. Бу дәүләт байлыгы түгел, ә Миңледамир абый Камалетдиновның үз акчасына үз куллары белән төзегән байлыгы. Бердәнбер этнографик музейдагы страусларны һәм кәҗә бәтиләрен ашатып, сугыш чорындагы җил тегермәнен карап кайттык.

“Татар авылы” музеена кереп җитмәдек – Дамир абый төзелеп яткан корылма түбәсеннән сикереп кенә төште дә, түбәтәй белән читеген киеп, гармунын сузып безнең каршыга килеп чыкты. Ул монда килүче бөтен кунакларны да шулай каршылый икән.

Дамир абый үзе Чувашиянең иң бай мишәр авылларының берсе Урмайныкы. Хәзер тагын бер данлыклы татар авылында - Каюм Насыйриның туган ягы Шырданда тора. Биш ел химия һәм биология фәннәрен укыткан, аннары биш ел мәктәп директоры булып эшләгән. Аннан соң унбиш ел туганнары белән ачып җибәргән төзү өлкәсендә эшләгән. Бу эшне башлап җибәргәндә 5-6 миллион акчам бар иде, барысы да күз алдыгызда, ди.

Дамир абый, мондый музей ясау теләге каян килеп чыкты?

- 90 нчы елларда өйләндем мин. Ул чакта чит илгә барып, туй сәяхәте ясарга акча юк. Киттек музейлар буйлап. Казанныкыларда да булдык, Яшел Үзәннекендә дә. Аннары Марий-Элның Козьмодемьянск шәһәренә бардык. Анда мариларның “Мари авылы” дигән музейлары бар икән. Безне фольклор ансамбль каршы алды, мари халкы турында сөйләделәр, милли ризыклары белән сыйладылар. Кайтканда хатыныма әйтәм - икебез дә мәктәптә укыта идек: “Әйдә, мин дә үз сыйныфымны алам, син дә аласың да, татар авылы музеена барабыз”, – дим. Ә андый музей бездә юк икән! Чуашларның Ибрес поселыгында чуашларныкы бар, удмурт, мордваларның да, русларның ул һәрбер шәһәрдә. Татарлар сан буенча Россиядә икенче урынны алып тора. Марилар 800 мең, татарлар – 7 миллион. Ә андый музей юк!

Шул 90 нчы елларда шалтыратып карадым мәдәният министрлыгына. “Без аны планлаштырабыз” диделәр. Утыз ел үтте, әле һаман планлаштыралар.

 

 

“Шушы тегермән аркасында без ачтан үлми калдык”

 

Шулай сөйләшә-сөйләшә музей территориясе буйлап киттек. Әлбәттә, иң беренче булып күзгә мәһабәт җил тегермәне ташланды. Мультфильмнардагы кебек, тик чын.

- Монысы да Татарстанда бер генә. Болгарда бар ул тагын берәү, тик ул инде яңача. Безнекен иң карт тегермән дисәк дөрес булыр, – дип ул тегермәннең тарихы белән таныштырып китте.

- Бу тегермәнне 1943 елда хатын-кызлар, яшүсмерләр төзегән. Иң баштан ук шушындый тегермәнне эзләдек без, ә беркайда да юк. Аннары “Сөембикә” журналында бер кеше язып чыкты аны, фотоларын да куйган иде. Янында кечкенә келәт кебек корылма да булган, тегермәнче йортыдыр инде, шул янып киткән дә, бу апа бик борчылып язган иде аны. Биектау районы Көек авылы булып чыкты бу. Без күрдек тә, машинага утырдык та, киттек шул авылга хатын белән. Хуҗасын эзләп табып, сатып алдык. Әллә ничә машина белән алып кайттык. Аннары монда кире җыйдык. Сугыш вакытында беркем дә тегермән төземәгән, бигрәк тә хатын-кызлар. Ә татар хатыннары төзегән.

Шул авылда сүтеп ятабыз тегермәнне, Сәлим исемле бабай килде. “Мин бу тегермәннең иң соңгы тегермәнчесе. Моны төзегәндә миңа ундүрт яшь иде”, – иде дип, елап-елап тарихын сөйләде. Өстә вал бар бит, аның диаметры 75-80 см, биеклеге сигез метр тирәсе, авырлыгы тонна ярым, ике тонна тирәсе.

“Без аны хатын-кызлар, балалар, картлар җыелып, аркан белән тартып менгезергә теләдек, тик көч җитмәде, – ди. – Ипи дә юк иде ашарга, нинди көч. Хатын-кызлар борчыла, елый башладылар. Шуннан мине күрше авылга ярдәм сорарга җибәрделәр”, – ди. 

Күрше авылдан хатын-кызлар, яшүсмерләр килеп, ике авыл бергәләп менгезгәннәр. Мин әйтәм: “Сәлим бабай, ипине туйганчы ашагансыздыр инде соңыннан”, – дим. “Юк, ипи генә түгел. Шушы тегермән аркасында без ачтан үлми калдык”, – ди.

Шул Сәлим бабай сөйләде тагын: “Сугышка кадәр авылда атлар күп иде. Ә 43 нче елда ике генә ат калдырдылар. Рәис аның белән хат ташый иде, –ди. – Урманнан агач ташырга шул атларны безгә бирмәде. Без, яшүсмерләр, хатын-кызлар, кем күтәреп, кем өстерәп, агач ташыдык”, – ди.

Аннары бер кызык хәл булды шушы тегермән белән бәйле. Монда шул колхоз рәисенең оныгын килде дә, тегермәнгә карап: “Ә мин моны беләм! Моны минем бабай төзегән!” – ди. Аннары мин дә: “Әйе, мин дә беләм, атларын да бирмәгән хатын-кызларга”, – дидем. Анысын белмәдем бит мин диде инде.

Бу тегермән эшлиме соң?

 

- Эшли. 2013 елда он да ясадык әле. Беләсезме, аның эчендә агач тешләр бар. Ул тешләрне вакытында карап тормасаң һәм берсе сынса, калганнары барысы да сыначак. Ул агач тешләрне чистартып, майлап торырга кирәк, кеше теше шикелле инде. Минем монда тегермәнче юк бит инде, кушылып калган да, бөтен теше дә кырылды. Яңадан ясап куйдык инде, тик кире җибәреп тормадык. Әйбәтләп эшләп китеп, берәр тегермәнчене эшкә алсак, рәхәтләндереп эшләтеп була. Аны ут ярдәмендә әйләндереп була торган итеп көйләдек әле, чөнки балалар киләләр дә сорыйлар, ничек әйләнә дип, шунда күрсәтәбез кабызып. Хәзер җил юк та бит инде, монда юл да төзеделәр әле, ул җилне каплады.

 

Сиртмәле кое белән таган – татар авылының йөзе

 

Тегермән зур, бөтен игътибарны үзенә җәлеп итеп утыра. Тик бу биек таякны да күрми калып булмый. Шул мультфильмдагы һәм совет киноларындагы сиртмәле кое бу, иптәшләр. 

- 2009 елда үзебезнең гаилә белән тотындык бу эшкә. Башта ярты гектар җир сатып алдык. Башта койма тотуны башлаган идек, ул дөрес карар булмаган, чөнки су кирәк икән беренче. Аннары бөтен эшне ташлап, кое казыдык. 4 кеше биш көн казыдык. 8 метр тирәнлектә ул, 6 метрдан суы башлана. Суны коедан алабыз, тик тикшертеп каралмаган ул су, шуңа үзебез эчмибез, терлекләргә бирәбез инде, – ди Дамир абый.

Аннары тагын Татарстанда бердәнбер булган объект бар монда. Ул да булса – таган. Гади түгел инде, басып атына торган. Ул элек бөтен татар авылында да булган, яшьләр рәхәтләнгән генә. Хәзер шушындый җирдә күрсәң генә. Мондыйны мультфильмнарда да күрсәтмиләр инде.

 

 

 

 

Киләсе объект – урта хәлле крестьян йорты. Мондый йортны бүтән җирдә күргәнем булмады. Үзенчәлек нәрсәдә: йорт ике яклы. Берсе – хатын-кызлар ягы, икенчесе – ир-атлар ягы. Ике якка керә торган ике ишек бар. Татарлар гына түгел, мөселман кагыйдәләре сакланып төзелгән булган элек йортлар. Дамир абый үзем шушындый йортта үстем, ди.

- Ике ишекле өй булгач, сез хатыннар аерым, ирләр аерым торган дип уйламагыз. Бу кагыйдә анда яшәгән кешеләргә кагылмый. Кунакларга, килгән кешеләр өчен бу таләп. Әгәр дә ир-ат килә икән, аңа хатын-кызлар ягына керергә ярамый, чөнки анда минем хатыным, кызым бар. Хатын-кыз килә икән, ул ирләр ягына керергә тиеш түгел. Чөнки ул ир-атка хөрмәт юк икәнен аңлата.

Шушы өйдә остаханәләр дә үткәрәләр. Нинди остаханә икәнлеге турында соңрак. Шуңа анда өстәлләр тезелгән, алъяпкычлар эленеп тора. Шуңа йортның матурлыгы бетте, ди Дамир абый. Шуңа быел остаханәләр өчен аерым йорт салганнар. Аны татарларча иттереп буяп куйганнар, хәзер мич ясарга киләләр, ди. Ә теге өйдә киемнәр киеп, фотога төшү урыны гына булачак икән. Фото дигәннән, монда яңа гына ательедан чыккан күлмәкләр түгел. Дамир абыйның туганнарының килен булып төшкән күлмәге дә бар. Экслюзивлар күп ул, эзләсәң.

- Ул өйнең матурлыгы калмады. Аяк киемнәрен салдырып булмый хәзер. Керәләр дә китәләр, керәләр дә китәләр. Ә татар гомердә дә өенә аяк киеме белән кермәгән. Шуңа остаханә өчен аерым йорт төзедек, – ди ул.

“Татарны мескен итеп күрсәтәләр, шуңа куып чыгарасыларым килде”

 

Монда әле “Зөләйха күзләрен ача” дигән киноның да берничә өлешен төшергәннәр. Шушы урта хәлле крестьян йортында Зөләйха белән ире яшәгән. Атлар белән килеп, аны алып китү күренеше нәкъ шушында төшерелгән икән.

- Аларга да шул ике яклы булуы ошагандыр инде. 10 көнләп төшерделәр монда. Бер көнне төнге 10да киноның режиссеры шалтырата: “Дамир абый, кил әле. Чулпан Хаматованы коедан су алырга өйрәтергә кирәк”, – ди. Шушы коедан бер сәгать суны ничек алырга, ничек чиләккә салырга икәнен өйрәттем.

- Әллә сез дә уйнадыгыз?

- Әйе. Хәерчелек комитеты рәисе булып уйнадым. Без аны “раскулачивать” иттек. Шул геройның өенә мин кердем, авыл җирлеге рәисе, бер кызыл армия офицеры һәм бер кызыл армия солдаты кердек. Мин сандыктан алтын эзләдем, дөрес, алтыннары юк иде. Шулай уйнадык менә.

Өйне карап йөрим: бер ягында кара түшәм, кара дивар, икенче ягында түшәм ак. Бу нәрсәне аңлата дип сорадым Дамир абыйдан. Әлеге дә баягы татар халкын мескен итеп күрсәтәселәре килгән икән инде. Дамир абыйның түгел, кино төшерүчеләрнең.

- Монда бөтен җирдә сап-сары бүрәнәләр, сап-сары такталар иде. Татар өен шулай итеп күрсәтәселәре килде инде. Талашып беттем, инде куып чыгарасыларым килә башлады. Мескен итеп, бетереп төшерәләр бит һаман. Әле ул өй генә түгел, коймаларны да әллә нинди кырыйлары эшкәртелмәгән такталар белән тотып чыктылар, матурларын алыштырып, урыс капкалары куйдылар. Ачуым килде. Әле ул каралган өй эчен кире чистартасы бар бит. Аның өчен күпме акча, күпме көч кирәк. Шул кинога төшеп тарихка кердек дип кенә сөенәм инде.

Кино төшерәбез дип, тыштагы сәхнәләрне дә алып куйган булганнар. Монда урам булган. Таганны да салам белән каплап куйганнар. Ул сәхнәне кире төзеп куйганнар иде. 

Килгән кунаклар Сабантуй оештыруны сорасалар, Казаннан “Риваять” ансамблен чакыралар икән. Шуңа сәхнәсез булмый, ди

- “Зөләйхә күзләрен ача” гына түгел, күп нәрсәләр төшерделәр инде монда. ТНВ “Шәкүр карак”ны төшерде. Әле анысында да уйнадым. Милиция булып, атка атланып, Шәкүр каракны тотарга килдем. Аннары Салават Фәтхетдинов, Сөмбел Билалова клип төшерделәр, бер опера җырчысы да төште әле. Норлатта 18 бала тәрбияли торган бер гаилә бар, Бельгиядән килгән төркем, аларны монда алып килеп, төшереп китте. Аларга чүлмәк әвәләү буенча остаханә күрсәттек әле. Аннары туристлар килә, аларга бөтен нәрсә дә рөхсәт ителә. Гармун күрсәгез, уйнагыз, көрәк күрсәгез – казыгыз, урынын күрсәтәм дип әйтәм мин аларга, – ди Дамир абый көлеп.

Бер гаилә Казаннан килгәч, шулай дигән идем: “Юк, миңа көрәк кирәкми. Шушы әйбер белән эшләп карыйсым килә”, – ди бу, сабанга төртеп күрсәтеп. Ясадым мин аңа сука белән җир сөрүне: бер атны җиктем, өйрәттем дә, үзе сукалап карады, акчасын да бирде, өйрәнеп тә китте, – ди Дамир абый.

 

"Татар мичтә йокламаган, чөнки бу – оят"

 

Алга таба тимерче өе һәм тимерче алачыгы тора. Эчендә тимерчегә кирәк булган бөтен төрле корал да бар.

Тагын бер тарихи факт: татар авылларында тимерче һәм чүлмәкче итеп татар кешесен куймаганнар. Чөнки алар ут белән эшли, корал да җитештерә алганнар. Тегермәнче дә гадәттә рус кешесе булган.

Аннары Иван Явыз басып алгач, бу җирләрдә күп кеше баш күтәргән. “Татарлар урманнан һәм елгадан 30 чакрым читтә яшәргә” тиеш дигән карар чыккан. Бу Исак авылы татар авылы булган, аларны куганнар. Хәзерге Буа районында Исәк авылы бар. Ул шушы авыл кешеләре килеп утырган урын булырга тиеш.

Чүлмәкче йорты – тагын бер тарихи корылма. 79 ел ди бу өйгә. Янында гына утын ягып, керамика ясый торган мич. Шушы мичне күрү, эшләргә өйрәнү өчен Дамир абый Мәскәү өлкәсе Звенигород шәһәренә бара. Шунда нәселле керамика осталары белән танышып, белешеп кайта. Анда нәрсә дә булса эшләү өчен мең градус булырга тиеш, ди.

- Бу өйне безгә Балтач районы Чепья авылыннан Зәкия апа бүләк итте. Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен аңа дәүләт яңа йорт төзеп биргән дә, бу йортны безгә бирде. Аны да шулай сүтеп алып кайтып кире төзедек. Чүлмәкче йорты дип әйтәбез, Зәкия апаның ире чүлмәкче булмаган, балта остасы булган.

Өйгә үттек. Монда рәхәтләнеп яшәргә була. Киң-киң идән такталары, киштәләрдә чүлмәкләр, эчке якта зур мич, сәке, сәкедә зур ястык, бөтен җирдә дә чигелгән тастымаллар, тасмалар эленеп тора, өстәлдә самовар, май ясый торган җайланма, сөтне болгатыр өчен “миксер”, табак-савыт һәм башкалар.

Әлбәттә, комган да бар. Татар комганы нәрсә белән аерыла, беләсезме? Дамир абый һәрбер нәрсәнең тарихын, әһәмиятен тәфсилләп аңлатып чыкты миңа. Хәзер чынлап торып барысын да беләм. Татар комганының башка комганнардан нәрсә белән аерылганын да, татар миченең нигә кечкенәрәк булуын да беләм хәзер.

- Татар мичтә йокламаган. Беләсеңме нәрсәгә? Беренчедән, татар миченең йоклый торган урыны бер метр. Ул бер метрлы җирдә олы кеше йоклый алмаган. Балаларга яраган инде: кызларга – тугыз, малайларга унике яшькә кадәр. Аннары алар җитлеккән булганнар. Икенчедән, әгәр дә мичтә йоклап ятканны тәрәзәдән күрше күрә икән - ә күрше андый әйберне гел күрә, ул аны бөтен кешегә сөйли. “Менә бу йортта мич өстендә йоклый торган кешеләр яши”, – дип әйтә. Бу – оят. Чөнки мич башында ялкаулар гына ята, эшли торган халык анда йокламый, – ди Дамир абый.

Аннары татар миче бер метрга озынрак та икән. Беләсезме нигә? Чөнки ул ашарга пешерү өчен генә кулланылган, ә кайбер халыкларда аны юыну өчен дә кулланганнар, дөресрәге, юыныр алдыннан тирләр өчен.

Татар комганы белән мөселман комганы да аерыла икән. Татар комганының очында боҗрасы булырга тиеш. Шул боҗра миллилекне аңлата, ди.

Читекләр дә бар. Хәзерге заманныкы түгел, ә чын читекләр. Берсе әнисенеке, икенчесе әбисенеке, тагын берсе әбисенең әнисенеке икән. Ничә еллык тарих бит бу! Ә диварда чабата эленеп тора. Шуны күрдем дә тарих дәресе искә төште. Святослав дигән кенәз сугышырга дип баргач, болгарларның читекләрен күреп, гаскәрен алып кире кайтып киткән дигән легенда бар. Шуңа күрә татарларны “читекле кешеләр” дигәннәр. 

Дамир абый шушы өй турында сөйләп бетерде дә, бер вакыйганы исенә төшерде:

- Бервакыт Түбән Новгород шәһәреннән килгәннәр иде туристлар. Берсе шушында керде дә, чыкмый да чыкмый. Эзләп кергән идем, шушы сәкегә утырган да елап утыра. “Нәрсә булды?” – дим. “Минем әбинең өе нәкъ шушындый иде”, – ди. Исенә төшкән дә күңеле тулган инде.

Тагын бер кечкенә корылма бар – кара мунча. Кара мунча татарның киез итек баса торган урыны булган. Бүтән халыклар өйләрендә басканнар киез итекне. Ә татар үтә дә чиста халык булган, ул андый эшне өйгә алып кермәгән.

 

Бер кадак та кагылмаган мәчет

 

Түбәдән генә сикереп төште дидем бит әле, ул түбә булачак мәчет түбәсе икән. 17 нче гасырга караган эскиз буенча төзиләр. Ул проектны Дамир абыйга Нияз Халитов 2013 елны архивтан табып бирә. Менә тагын бер үзенчәлек: мәчетне бер кадак та какмыйча төзиләр.

- Узган ел төзи башладык. Акча да кирәк булды, шуңа сузылды. Быел менә түбәсен өеп ятабыз. Төзүчеләргә әлеге дә баягы акча кирәк, шуңа үзем алынырга булдым инде. Үземә бер ярдәмче алдым да. Минем бабай гомере буе төзүче булган. Әти дә башта авыл җирлеге рәисе, аннары төзүчеләрнең бригадиры булып эшләгән. Мин Чувашия Республикасы Урмай авылыннан. Безнең авыл төзүчеләр авылы инде, үзебезчә “шабашниклар авылы” дип йөртәбез, чит җирләргә барып эшләгәннәр бит инде. Шуңа күрә мин төзүдән курыкмыйм, 12 яшемнән төзи башлаган кеше.

- Материалларны каян аласыз?

- Такталарны, бүрәнәләрне Киров өлкәсеннән пилорамнан ярдырып алып кайттык. Ян-яклары эшкәртелмәгән такталар, табып булмый аларны, шуңа алдан белешеп куеп барып алдык. Түбәне “фальцевая кровля” белән ябабыз. Хәзер әзерне генә сатып алалар бит инде. Без башта калайны әзерлибез, аннары алып менеп урнаштырабыз. 100 ел элек ничек эшләгәннәр, без дә шулай итеп төзибез. Элек калайлар бик булмаган бит инде, тик мәчет түбәсен калай белән ябарга тырышканнар. Менә манарасын да эшли алсак. Әлеге көндә бер кадак та какмыйча эшлибез, алга таба шулай итәргә исәп.

- Ә түбәне ничек ябасыз?

- Кадак белән түгел инде, чорнап. Кадак белән эшләсәм, мин аны бер атнада бетерәм. Шуңа озак бара. Һәрберсен алырга, тишәргә, кисәргә, куярга, бөгәргә.. Аның эше бик күп инде. Ике атна эшләдем монсын, тагын бер ун көннән бетерәм инде, Алла боерса.

Туристларга әйтәм әле: “Кер, мин әйтәм, берәр кадак тапсаң, мин сиңа бер миллион акча бирәм, икене тапсаң, ике миллион бирәм, – дим. – Әгәр дә тапмасаң, син миңа бирәсең, дим. Әле берсенең дә кергәне юк, – ди ул, шаяртып.

Мәчетне эшләп бетерергә бер миллион тирәсе акча кирәк булачак икән. “Мин экскурсияләрне дә бушлай гына уздырыр идем, менә шушы эшләрне бетерергә кирәк бит”, – ди Дамир абый. Ә татар авылында мәчетсез булмый. Коточкыч совет заманында татарлар качып-посып намаз укыган бит. Әгәр дә бу изге эшне башкаруда ярдәм итәсегез килсә, Дамир абый Камалетдиновка хәбәр итегез.

 

Камал театрында спектакль куйган ишәк

 

Әле этнографик музей моның белән генә чикләнми. Рәхәтләндереп маллар асрап яталар малайкаем! Кош-кортның җаның ниндине тели – бөтен төрлесе дә бар. Тавыктан башлап, страуска кадәр. Әнкәләре белән әткәләренә ияреп индоутка бәбкәләре дә йөри. Тавык чебиләре дә бар, бройлер да бар, күркә дә бар, тәвә кошы да бар, койрыгын җилпәзә кебек итеп җәеп җибәрә, мин сиңа әйтим. Аннары сарыклар, тәкә, кәҗә, кәҗәнең бәтиләре дә бар. Кулга ияләшеп беткәннәр, рәхәтләнеп биргәнне ашыйлар. Бирмәсәң, күзләрен шар итеп ачып тутырып карыйлар, булмаса да табып бирәсең инде.

- Ишәк тә бар иде бер. Аны саттык. Русча “Соня”, татарча “Сания” дип йөртә идек. Ашарга бирми торсаң, киртәдәге ботакларны алып ыргыта башлый иде. Ул Камал театрында “Хуҗа Насретдин”дә уйнады әле. Шушыннан алып китәләр иде дә, кире кайтарып куялар иде. Фәнис Җиһаншаны Камал сәхнәсендә ишәккә атланырга өйрәттем әле. Атлана алмый иде ул аңа, аяклары тия иде. “Ярар, шулай гына йөрим инде”, диде аннары.

Музейга тагын күпмедер җир биргәннәр икән. Бу утардан чыгып, икенче башка барсаң, анда Убырлы карчыкның ике тавык тәпиендә торучы өе һәм Шүрәле йорты бар. Убырлы карчык өе әле әйләнеп тә торган. Ул әйберне дә Дамир абый үзе эшләгән булган, хәзер нәрсәседер ватылды, ди. Шүрәле йорты – агач башында. Рәхәттә җилләнеп утыра инде Шүрәле.

2016 нчы елда монда этнофестиваль үткәргәннәр. Шунда балаларга русча, татарча спектакльләр куйганнар. Исеме “Шүрәле һәм Убырлы карчык маҗаралары” дип аталган. Иренмәгән җаннар бар инде ул дөньяда, татарлык өчен көрәшүчеләр. Ә кемдер шушы күпме хезмәтне бер указы белән сөртеп ыргыта.

 

“Бәлки Президент килер, көтәм әле”

 

Өйләр янында бер зур гына чокыр бар. Нәрсә бу дим, татар баеның йорты булырга тиеш иде ди Дамир абый көрсенеп. Бу, гомумән, Дамир абыйның планы буенча, кечкенә генә татар авылы булырга тиеш була. Урта хәлле крестьян йорты бар, һөнәрче йортлары бар, димәк, бай йорты да кирәк.

- Мин шундый бай йортын Әтнә районы Мәңгәр авылында күргән идем. Анда Вәлиулла Бәкиров дигән байның 1831 елда төзелгән йорты бар. Мин ул йортны сораган идем мәдәният министрлыгыннан, миңа бирмәделәр. Ә болай төзеп чыгу өчен акча бик күп кирәк. Ул йорт булса инде, әкәмәт матур булачак. Татарның бер бай йортын булса да күрсәтергә кирәк бит инде! Җиһазларын, киемнәрен анда. Һәм анда кереп, берәр кич кунып чыгарлык итеп ясарга кирәк. Ул кешегә бай киемнәрен кидертеп, хезмәтчеләр аңа самовар куеп йөрергә тиешләр.

Гомумән, Дамир абый монда чүлмәкче эшләп, тимерче чүкеп торырга тиеш, мунча да эшләргә тиеш, теге йортта коймак пешереп торырга тиешләр, ди. “Монда мин үзем генә йөрим, алай булырга тиеш түгел. Бөтен нәрсә хәрәкәттә булса, шәп булыр иде. Минем план буенча монда егерме биш кеше эшләргә тиеш. Тик аларга бит хезмәт хакы кирәк”, – ди хуҗа. Бөтен нәрсәгә акча хуҗа бу тормышта чөнки.

Дамир абый шушы эше белән 2016 елны Дәүләт советында чыгыш ясый. Анда Республиканың беренче кешеләре дә була. Республиканың туризм өчен җаваплы җитәкчесенә “булышырга кирәк” дип әйтәләр. “Ике тапкыр килеп чәй эчеп китте”, – ди Дамир абый.

- Вәгъдә ителгән өч ел үтте инде. Бәлки Президент үзе килер, аны көтәм әле, – ди ул өметен өзми.

Спонсорлар бармы соң?

- Бераз бар. Туганнар ярдәм итә. 100шәр, 200шәр мең бирделәр әле. Менә шул акчага мәчет төзеп ятабыз. Кайсы бер кеше такта бирә, кайсы берсе ком бирә, берәрсе техника белән булыша. Ул яктан Аллага шөкер.

 

“Татарстанга караганда, читләр күбрәк килә”

 

Боларның барысын да Дамир абый үзе сөйли. Тарих буенча укымаган, бары тик китаптан күреп, Интернетта укып, кешедән ишетеп кенә белә. Ә күпме нәрсә белә! Татар халкы, татар авыллары турында ул килгән кунакларга да сөйли, экскурсияләр уздыра икән.

Туристлар күп киләме соң?

- Төрле җирләрдән киләләр. Төрле оешмалар ял итәргә килә, байлар килә. Балаларның туган көннәрен үткәрергә киләләр. Аракы, гомумән, алкоголь кулланырга рөхсәт ителми. Килгән кешегә шунда ук әйтәбез. Мин 30-40 минутлык экскурсия үткәрәм. Аннары остаханәләр оештырдык – кыстыбый пешерәбез. Дөресрәге, үзләре пешерәләр. Бәрәңгесен, камырын әзерләп, мичен ягып куябыз да, алар ясыйлар, аннары утырып чәй эчәләр. Аннары Сабан туе шикелле уеннар да уйнатабыз. Ике сәгатьлек программа ул. Әти-әниләргә ошады, шуңа балаларын алып килә башладылар.

Мәскәүдән, Санкт-Петербург шәһәреннән, Екатеринбургтан бик күп киләләр. Татарстаннан татар мәктәпләреннән киләләр дип әйтә алмыйм. Менә күршедәге авылдан да килмиләр. Читләр күбрәк килә. Чит илдән дә киләләр. Кытайлар күп йөри, быел Бельгиядән дә күп килделәр. Французлар, немецлар да килә.

Бу этнографик музей Татарстанның музей маршрутларын кертелдеме?

- Юк. Хатлар да язып карадым, кертегез дип. Юри генә кертеп, ике автобус белән килеп киттеләр дә, бетте. Исәп-хисап өчен генә булды инде. Безне үзләре эзләп табалар. “Сарафанное радио” белән генә эшлибез инде.

 

 

Данлыклы Шырдан катыгының “җайлы” рецепты

 

Шырдан авылының данлыклы катыгы турында ишеткәнегез бардыр инде. Искиткеч тәмле дип әйтәләр аны. Менә бүтәннәрдән аерылып тора, ди. Шуның чаклы мактагач, данлыклы Шырдан катыгы турында сорамый булдыра алмадым инде. Бәлки берәр серле нәрсә сала торганнардыр, кем белә бит.

Чүлмәкче өендә мич бар дидем бит, шул мичтә казан бар. Татар кешесе үзенә ашарга шушы казанда гына пешергән, ди. Чөнки чиста булган. Дамир абый: “Бер тапкыр шунда терлеккә пешергән идем, белсәң ничек эләкте аннары”, – ди.

“У татар напиток есть, который не пьют, а ложкой кушают” дип әйтте ди бер ямщик Пушкинга шушы Шырдан авылы яныннан үтеп барганда. Пушкинга кызык тоелган, кергән дә шул катыкны ашаган һәм язган шуның турында. Шырдан авылында Каюм Насыйри туган, шуңа өстәп монда данлыклы Шырдан катыгы ясыйлар. Сере нәрсәдә соң бу катыкның? Шушы казанда икән.

- Шушы мичтәге казанга 10 литр сөтне салалар да, сигез сәгать кайнаталар. Анда аның төсе үзгәрә, куера башлый. Аннары аны юкә мичкәсенә – шәйкәгә салалар. Анда бер зур кашык элеккеге катыкны салалар да, тастымаллар белән төреп куялар. Шул халәттә тагын дүрт сәгать тора. Аннары дүрт сәгать салкын җирдә торырга тиеш, монысы ныгысын һәм тыгызлансын өчен кирәк. Уналты сәгать әзерләнә ул. Шул катыкны өч тәүлек дәвамында ашасаң, аннан да тәмле әйбер юк.

- Нәкъ менә казанда кайнатырга кирәкме?

- Хәзер кайнаталар инде утта да. Тик алай килеп чыкмый ул, тәме икенче була. Казанда пешкән ризык аерыла бит ул, пылау пешерәләр бит менә. Казан бит ул җылылыкны әкрен генә бирә, ризыкны да әкрен генә кайната. Бөтен мәгънәсе дә шунда, кызу-кызу гына пешерү дә түгел.

- Берәр серле нәрсә салмыйлармы соң аңа?

- Бернәрсә дә салмыйлар. Минем дә сораган бар, тәме чишмә суыннан килә дип әйтәләр.

Менә шушылай әкрен генә матур итеп яшәп, эшләп ята “Татар авылы”. 2009 елда оештырылган ачык һавадагы татар этнографик музее, коммерцияле булмаган, дәүләткә карамаган оешма Татарстанда бердәнбер. Дамир абый әйтмешли, бар инде ул, аракы эчеп, тәмәке тартып, җырлап утыра торган урыннар. Ә мондый этнографик музей берәү генә һәм ул да дәүләтнеке түгел. Бер сәгать эчендә нәрсә генә белмәдем! Тарихын онытканның киләчәге юк дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлаган кеше бу музейда һичшиксез булып кайтырга тиеш. Әле дәүләт ярдәм итеп бай йортын да салып куйсалар бөтенләй искиткеч булачак! Бер көнгә татар бае булып, бу реаль чынбарлыктан искиткеч рәхәт дөньяга барып төшәсең. Хезмәтчеләр ашарга ташый, син бер күлмәгеңне саласың да, икенчесен киясең. Тышка чыгып ишәктә йөреп керәсең. Искиткеч!

“Татар авылы” яшәсен, үссен, матурлансын инде. Ә Дамир абыйга бары тик “Афәрин” диясе генә кала. 

intertat.tatar

Автор: Энҗе ГАБДУЛЛИНА

Фото: Салават Камалетдинов

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев