-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Мөхлисә Буби турында фильм төшерәләр Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышаналар.
-
АРТИСТНЫҢ МӘККӘСЕ КАЙДА? К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасындагы мулла малае – Надир мәхдүмне Зөлфәт Закировтан да оста уйнаучы юк. Актер яраткан театры буйлап экскурсия оештырды.
-
ӨЕҢДӘ НИНДИ КӨЙ? «Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
-
Бүген фотога төшә торган көн! Бүген Татарстан территориясендә температура +25 градуска кадәр күтәреләчәк.
-
Гаиләдә бала тугач, әтиләргә отпуск бирмәкчеләр Шул рәвешле ирләр бәби тапканнан соң хатыннарына ярдәм итү мөмкинлеге алачак икән.
Ниһаять! Казанда Сөембикә Ханбикәгә һәйкәл куелачак!

Казанда 2020 елда – ТАССРның 100 еллыгына Сөембикә Ханбикәгә һәйкәл куелачак. Бу хакта Казахстанда яшәүче скульптор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Муллашев “Татар-информ”га әйтте.
“Һәйкәл Казан тарихи мәгънәсен ачып бирерлек, татар халкының, Татарстанның бөек тарихын, матур мәдәниятен күрсәтә торган зур мәйдан булачак. Бу - зур проект, ул ялгыз Сөембикә түгел. Сөембикә ул ансамбльдәге төп символ, билгеле, аны ачып бирә торган детальләр дә булачак. Бу - Казан уртасында, тарихи символга һәйкәл”, - диде ул.
Скульптор һәйкәл проектын былтыр тәкъдим иткән. Мәдәният министрлыгында Чаллының Сөембикә проспектында куярга дигәннәр. Дәүләт комиссиясе, Сөембикә һәйкәле Казанда булырга тиеш дип билгеләгән. Быелның 27 февралендә Камил Муллашев министрлыкта булган һәм тагын ике проект тәкъдим иткән. Аның берсен кабул иткәннәр. Скульптор әлегә соңгы проектны беркемгә дә күрсәтмәвен әйтте.
Һәйкәл 2020 елда – ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан куелачак, дигән мәгълүмат җиткерде Камил Муллашев. “2020 елда Татарстан автономиясенә, Татарстанның дәүләтчелек даталарының берсенә 100 ел була. Шуңа багышлап куярга дигән тәкъдим бар”, - диде скульптор.
Камил Муллашев әзерләгән беренче эскиз
Һәйкәлне куярга өч мәйдан тәкъдим ителгән. Сөембикә манарасы каршында, икенче урын - Президент бинасы каршында. “Аннан Идел күренә, матур урын, әмма анда мәйдан таррак булгач, мин каршы булдым. Өченче урын – Цирк каршысында, Меңъеллык мәйданында. Мин шул күңелем яткан урынга – Казан уртасына кую яклы. Шул мәйданның уртасына куярга ансамбль әзерлим”, - диде скульптор.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Камил Муллашевның һәйкәлне куйдыру өчен күп тырышуын әйтте. “Сөембикәгә һәйкәл булырга тиешлеге һәр татар кешесе өчен күптән билгеле. Шундый талантлы кешебез (Камил Муллашев – ТИ) бар һәм аның эше Мәдәният министрлыгында хупланды, бу турыда ике төрле фикер була алмый. Мин һәйкәл булачагына шигем юк”, - диде ул.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз