Логотип Идель
Яңалыклар

Ниһаять, рөхсәт!

Тыюлар йомшартылды, өстәвенә кафелар да ачылырга мөмкин.

Тыюлар йомшартылды, өстәвенә кафелар да ачылырга мөмкин.

Татарстанда җәмәгать урыннарында маска һәм перчатканы мәҗбүри киеп йөрү режимы бетерелде. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар республика Хөкүмәте сайтында чыккан.

Элегрәк ибетләрдә, хезмәт күрсәтү урыннарында, транспортта һәм җәмәгать урыннарында маскасыз йөрү тыелган иде. Хәзер бу чикләү транспортта йөргәндә, кибеткә һәм хезмәт күрсәтү урыннарына кергәндә генә гамәлдә булачак, шулай ук бу очракларда перчатка кию дә мәҗбүри.


Шулай ук  11 июньнән Татарстанда кафе-рестораннарның җәйге верандалары эшли башларга мөмкин.
11 июньнән «җәйге веранда һәм стационар җәмәгать туклануы объектлары терассаларында ачык һавада җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү, өстәлләрне бер-берсеннән 1,5 метр ераклыкта урнаштыру шарты белән рөхсәт ителәчәк», — диелә документта.

Шул ук вакытта җәмәгать туклануы бинасы су үткәрү һәм канализация челтәрләренә тоташкан булырга тиеш, диелә карарда.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев